Язнур да, Нияз да – беренче
Тренерлары Илдар Ермолаев шәкертләре һәр ярыштан җиңүчеләр, йә призерлар булып кайта
Бүген Мамадыш районының Түбән Ушма авылында "Сабантуй" журналы призларына узучы көрәш буенча чираттагы Татарстан беренчелеге тәмамланды. Келәмдә Саба районы егетләре матур алымнар күрсәтте. 2005-2006 елгылар арасында Сатыштан Язнур Гарипов – 80, Саба Нияз Хәлиуллин 55 килограммга кадәрге үлчәү категорияләрендә җиңү яуладылар (тренерлары Илдар Ермолаев). 2007-2008 елгылар арасында Хәлил Латыйпов – 60, Артем Варламов – 75 килограммга кадәр үлчәүдә – 2нче, Динияр Хәсбиев (50 кг.) 3нче урыннарны алдылар. Ярышларда җиңү яулаган көрәшчеләр Россия беренчелегендә Татарстан данын якларга тиеш булачак
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев