Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җәйге уку залына килегез

Җәйге каникул чорында балаларны китапханәгә тарту, газета-журналлар уку теләкләрен арттыру максатыннан район балалар китапханәсе китапханә каршында 26 июньнән “Китаплар патшалыгында кунакта” дип исемләнгән җәйге уку залы эшли башлады.

Һәр теләгән бала дүшәмбедән-җомгага кадәр уку залына килә ала. Җәйге ялларын файдалы һәм кызыклы итеп үткәрсеннәр өчен китап күргәзмәләре, кроссвордлар, башваткычлар чишү, балалар матбугаты белән таныштыру, “Мин китапны яратам” акциясе, “Әкияттә кунакта” рәсем ясау, фотога төшү һәм башка күңелле чаралар оештырылачак. Җәйге уку залына балаларны көтеп калалар. Рәхим итегез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев