Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йөгерү җиңүчеләре билгеле, 12 майдагы велоузышны кемнәр отар?

Бүген Сабада Бөек Җиңүнең 73 еллыгына багышланган традицион XVI йөгерү ярышлары булды.

Спортчылар беренче тапкыр Сабинка елгасы буенда салынган трассада узыштылар. Ярышлар түбәндәге  категорияләрдә үткәрелде: IX-XI сыйныфларда  укучылар, 18-29, 30-39, 40-49, 50-59 яшьлекләр, 60тан  узганнар. Спортчыларны башкарма  комитет җитәкчесе   Марат Ишниязов тәбрикләде һәм үзе дә  йөгерештә катнашты. Укучы егетләр  арасында Рамил Шакиров 1нче   килде. Иләбәрдән Салават Галиев VIII сыйныфта гына булса да, үзеннән өлкәнрәкләр белән йөгерештә катнашты һәм күп  кенә  көндәшләрен артта калдырып,10 километрны 42 минутта  узып, финишка 3нче  килде. Кызлар  арасында Сабина Хәбирова җиңде.Калган категорияләрдә җиңүчеләр Язилә Галләметдинова һәм Алмаз Таипов (18-29), Гөлнара Заһидуллина һәм Данил Ганиев (30-39), Олеся Хәбирова һәм Рушан Алякимов (40-49), Ильяс Шиһабетдинов (50-59).  Призерларны  бүләкләгән Марат Ишниязов спортчыларны 12  майда “Сабантуй”  комплексы территориясендә үтәчәк велоузышта актив катнашырга  чакырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев