Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Йомгалакка кайттык әле

Районыныбызда Татарстанда беренчеләрдән булып төрле сәбәпләр белән яшәүдән туктаган авыл урыннарында авылдашлар очрашулары уздыру гадәткә керде. Беркемне дә битараф калдырмаучы бу чараның чираттагысы 20 июльдә 1969 елда бушап калган Йомгалак авылында үтте.

Тарихка күз салсак, 2 урамнан торган бу авылда 1870 елларда рус һәм татар милләтеннән булган 123 кеше яшәгән (48-е рус, 75е татар). ХХ гасырның 60 елларында Йомгалакта 26 рус, 12 татар гаиләсе көн күргән. Ул вакытта Лаеш өязенә кергән Шармыш якларыннан күченеп килгән руслар татар телен тиз өйрәнгән. Тырыш халык яшәгән, яшелчә үстерү, һөнәрчелек белән шөгыльләнгән авыл бизәкләп эшләгән тәрәзәләре, ипи кисмәкләре, имән мичкәләр, атлар өчен арба-чаналары белән тирә-якта дан казана. Елгасында су тегермәне эшли, кибет, дүртьеллык мәктәп була. Зираты бүгенге көндә дә төзек килеш сакланган...

Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз

Хәниф Тимербаев,

очрашуны оештыручы.

Фото: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев