Йөрәк белән күрәләр
Сукырлар оешмасында отчет-сайлау конференциясе узды.
Рәсемдә аккүл Бигәнәй авылыннан килгән Әхмәтгалим абый миннегалиев күрмәүчеләр өчен бирелүче техник тернәкләндерү җайланмасын алу тәртипләре белән кызыксынды.
Әйләнә-тирәбездәге мәгълүматның 80 процентын без күзләр аша алабыз икән. Шуңа да дөнья яктылыгын күрүдән мәхрүм булган кешеләрнең нинди халәт кичергәннәрен чамалавы кыен түгел. Әмма күрү сәләтен югалтканнарны дөнья рәхәтлекләрен тоймыйча, матур төсләрне күрмичә яшиләр дип кызганырга ашыйкмыйк. Алар да тормышка үзләренчә яраклаша, кайчагында без -“күзле” булып та күрми калган матурлыкны сизә, тоя, яши, иҗат итә белә... Бөтенроссия сукырлар җәмгыятенең Саба җирле оешмасы да дистә еллар дәвамында әнә шул күз буенча сәламәт булмаганнарны үз канаты астына алып, аларның мәнфәгатьләрен кайгыртып яши. Оешма рәисе Рәмзия Галимова конференция барышында башкарылганнар турында хисап тотканда мәрхәмәт, шәфкать, кайгырту дигән төшенчәләрне еш телгә алды, күзләре күрмәүчеләрнең никадәр яклауга, игътибарга мохтаҗ икәнлекләрен йөрәге аша уздырып сөйләде. Инвалидларның хокукларын яклау, җәмгыяви активлыкларын үстерү, матди-көнкүреш ихтияҗларын канәгатьләндерүне – хөкүмәтебез дә үз җаваплылыгыннан төшерми. Хәзер күрмәүчеләр өчен «Уңайлы мохит» программасы кысаларында төрле уңайлылыклар тудырыла, тернәкләндерү курслары оештырыла. Саба, Теләче, Кукмара районы инвалидларын берләштерүче җирле оешмада бүгенге көндә 336 кеше хисапта тора. Ялгыз яшәүче олы яшьтәге инвалидларга халыкны социаль яклау бүлекләре белгечләре тарафыннан да төрле яклап ярдәм күрсәтелә. Оешма җитәкчесе күрмәүче һәм начар күрүче инвалидларның Шәмәрдән һәм Кукмараның тернәкләндерү үзәкләрендә сәламәтлекләрен ныгытулары, шулай ук алар белән оештырылган күпсанлы спорт һәм мәдәни чаралар турында сөйләп үтте, “Ак таякчыклар” көне уңаеннан, инвалидлар декадасында үткәрелгәннәре дә игътибарсыз калмады. Соңгы ике ел эчендә тагын бер күңелле яңалык - Түбән Кама медицина көллияте базасында күз буенча инвалидларны массажистка укыту мөмкинлеге булдырылган. ”Бүгенге көндә иң борчыганы - финанс мәсьәләсе. Төрле чаралар уздырганда акча сорап оешмаларга, шәхси эшмәкәрләргә мөрәҗәгать итәргә туры килә. Спорт ярышларында җиңүчеләрне, юбилярларны да котлап үтәсе килә бит. Оешманың банкта счеты булмау сәбәпле, безгә акча күчерә алмыйлар, шунысы гына бераз кыенлыклар тудыра”,- диде оешма җитәкчесе. Чыгышы ахырында ул һәрвакыт гозерләренә колак салган һәм төрле яклап ярдәм күрсәткән Саба районы хакимияте җитәкчелегенә рәхмәтен белдерде. Отчет-сайлау конференциясендә "Бөтенроссия Сукырлар җәмгыяте"нең Татарстан төбәк оешмасы рәисе Владимир Федорин, район башкарма комитеты аппараты җитәкчесе Марат Кәримов катнаштылар, район социаль, пенсия фонды, социаль иминиятләштерү бүлекләре җитәкчеләре, район үзәк хастаханәсе вәкиле дә делегатларны кызыксындырган сорауларга җавап бирделәр. Фикер алышулардан соң, оешма эшчәнлеге бердәм тавыштан канәгатьләнерлек дип табылды һәм җитәкчесе итеп кабаттан Рәмзия Галимова билгеләнде.
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев