Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Җырлап ярыштылар

Узган атнада Саба мәдәният йортында һәвәскәр җыр­чылар башкаруында композитор якташыбыз Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе булды.

Бәйгедә катнашырга Балтачтан, Арчадан, Теләчедән дә үзешчәннәр  килгән иде. Алар башкарган җырларга композитор  үзе, Татарстанның атказанган артисты Вадим Захаров һәм Рифат Зарипов бәя бирде. Җиңүчеләр ир-ат һәм хатын-кыз башкаручылар арасында  ачыкланды. “Бик  матур  концерт карадык. Безгә ошады, күптән җанга  якын итеп башкарылган җырлар тыңлаган юк икән дип сөйләшеп тә алдык. Урыннарга   килгәндә, нәр­сә килеп  чыккандыр – ба­рысы да шушы  кәгазьдә  язылган, мин  аны алып ба­ру­чыларга тапшырам”,– ди­де  Вадим  Захаров. “Үз ре­пер­туарыңдагы җырларны тың­лавы бик күңелле икән. Чыннан да, көе  матур булганда, аны ямьсез итеп  җырлап  бул­мый. Тыңлаган арада чыгышларны инстаграммга ку­яр­га  өлгердем һәм урыннар билгеләгәндә  андагы фи­керләрне дә исәпкә алдык. Дипломнар   яздык һәм җи­ңү­челәрне  сезнең  хөкемгә иреш­терәбез”,– дип дәвам ит­те. Рифат Зарипов. Чыннан да, тамашачы концертны, ме­нә бу  җырга беренче урын була, дип уйлый-уйлый, бирелеп тыңлады.  Шуңа да жюрига җиңел булмагандыр, әмма бәхәсләшү инде урынсыз. Бәйгене оештыручы Хәниф Тимербаев көчле алкышлар  ас­тында хатын-кызлар арасында  лауреатларны  түбәндәге тәр­­типтә игълан итте: Альбина Гаврилова (Шәмәрдән) – III  урын, Гөлзилә Нурмөхәммәтова (Саба) – II урын, Фидания Абдуллина – I  урын. Ир-егетләр арасында Мишәбаштан Булат Нәҗипов I дәрәҗә лауреат исемен  алды.  Рәдиф Мөбарәков  – 2нче  урында. Ә III дәрәҗә лауреат исеменә берьюлы ике җырчы – Алмаз Насыйбуллин белән  Илназ Мусин лаек булды. Жюри балалар арасында да җиңүчеләрне ачыклады: Алисә Низамова –III, Сабадан кечкенә кыз Азалия Нуруллина –II, Арчадан Алия Ногманова беренче булды. Лау­реатларга һәм барлык конкурсантларга Дипломнарны Айдар Тимербаев тапшырды.  “Катнаш­каныгыз  өчен барыгызга да зур рәхмәтемне белдерәм. Әгәр дә сез булмасагыз, минем  җырларым бер­кемгә дә кирәк булмас иде. Моннан соң  да  үз чиратым­да сезне матур  көйләрем белән сөен­дереп торырмын”,– дип  тамашачылар белән  шатлыгын уртаклашты 500дән артык җыр авторы.

Кубрәк фотолар: Айдар Тимербаев иҗат иткән җырлар бәйгесе

Автор фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев