Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Ышаныч әрҗәләре”ни хакында сөйли?

9 декабрь- Коррупциягә каршы көрәш көне

 Соңгы елларда ришвәтчелек проб­лемасы иҗтимагый мө­нә­сә­бәтләрнең алгы планына чыга. Районыбызда коррупциягә каршы тору буенча эшчәнлек хокук саклау һәм контроль-күзәтчелек органнары, иҗтимагый оешмалар белән берлектә башкарыла һәм әлеге юнәлештә алып барылган һәр эш көчәйтелгән дәрәҗәдә оештырыла. Шул  максаттан 2023 ел ахырында башкарма комитет  “2024-2026 елларда Саба  муниципаль районында коррупциягә каршы  сәясәтне тормышка  ашыру турында” карар кабул итте.  Максаты – җирле үзидарә органнарының һәм башка оешмаларның  эшчәнлеген координацияләүнең нәтиҗәлелеген  арттыру юлы белән  тормышның барлык өлкәләрендә коррупция күренешләре барлыкка килү сәбәпләрен бетерү. Программны  үтәүнең   төгәл  механизмнары билгеләнде. Саба муниципаль районында коррупциягә каршы тору буенча эшне координацияләү  комиссиясе эшчәнлеген  әлеге  карарга һәм башка норматив  актларга таянып  алып  бара. Комиссия составында җәмәгать оешмалары җитәкчеләре, массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре дә бар. Хисап  чорында федераль закон тарафыннан  билгеләнгән бурычларны, чикләүләрне, тыюларны, хезмәт тәртибе таләпләрен   саклауга, мәнфәгатьләр каршылыгын  көйләүгә  юнәлдерелгән  эш  алып барылды.

Коррупциягә  каршы тору буен­ча эшне координацияләү ко­мис­­­­сиясенең ел дәвамында  өч уты­рышы үткәрелде һәм көн тәр­­тибенә 9 мәсьәлә кертелде. Риш­вәтчелеккә  каршы тору максатында билгеләнгән   чикләүләрне, тыюларны сакламауның барлык  фактлары хезмәт тәртибенә карата таләпләр үтәлеше һәм мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салу комиссиясендә  каралды. Барысы 5 закон бозу очрагы  ачыкланып, 2 хезмәткәр кисәтү, тагын өчесе шелтә белдерү тәртибендә дисциплинар җаваплылыкка тартылды. 

  Тагын  бер төп юнәлеш – дәүләт сатып  алулары нәтиҗәләре буенча  бюджет акчаларын экономияләү  мәсьәләсе.  Муниципаль финанс контроле акчаны нәтиҗәле файдаланмауны кисәтә, контрактлар үтәлмәгәндә акчаның бюджетка кире  кайтарылуы тәэмин ителә.  Хисап  чорында 34 объектны  колачлаган 15 тикшерү  чаралары  үткәрелде. Бюджет акчасын максатчан тотмау фактлары ачыкланмады.  Шул  ук  вакытта бухгалтер учетын  алып баруда 6344,93 мең, дәүләт (муниципаль) милек белән  эш итү һәм  файдалануда – 3917 мең,  бюджет  акчасын нәтиҗәле тотмауның 2869,15 мең  сумлык очрагы билгеле булды. Контроль  чаралар материаллары  район прокуратурасына  җибәрелде. Шулай ук 42 эксперт-аналитик тикшерү  алып  барылды.

Саба  муниципаль районы рәсми  сайтының  “Противодействие коррупции”  бүлегендә  ришвәтчелеккә  каршы торуның төп мәсьәләләре буенча белешмәлекләр  урнаштырылган. Гражданнарның мө­рә­җәгатьләре дә – коррупция күренешләренә каршы нәтиҗәле чара. Квартал  саен аларда һәм  мәгълүмат чараларында муниципаль  хезмәткәрләр тарафыннан  закон бозылуына  кагылышлы  мәгълүмат  булу-булмавы анализлана. Халык  шулай ук коррупция очраклары турында авыл (шәһәр)  җирлекләр биналарына  урнаштырылган ”Ышаныч әрҗәләре”нә  яза  ала. Агымдагы  елның 11 аенда гражданнардан шәхси мәнфәгатьләр өчен хезмәт вазыйфаларыннан файдалану, "хө­күмәт акчасын үзләштерү, ришвәт бирү, ришвәт алу" очраклары турында хәбәрләр  кермәде.

Азат  Хәлилов,

коррупциягә һәм террорга  каршы   эшчәнлек буенча  район башлыгы  ярдәмчесе.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев