Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮБИЛЯРЛАР ТӘБРИКЛӘНДЕ

Югары Шытсу авылында яшәүче Разыя Зәйнулла кызы Нәбиуллина һәм Ике Басу Арташ авылында гомер итүче Разия Нурми кызы Закирова 90 яшьлек юбилейлары уңаеннан Россия Президенты Владимир Путинның тәбрикләвен алдылар.

Разыя Нәбиуллина 1931 елның 8 июнендә Саба районы Олы Саурыш авылында дөньяга килә. Аның балачагы дәһшәтле сугыш елларына туры килә, шуңа да бик күп авырлыклар күреп үсә. 1953 елда Югары Шытсу авылында яшәүче Нурислам белән гаилә кора. Аш-суга, кул эшләренә уңган – булган Разыяны каенана белән каенатасы да, авылдашлары да бик тиз үз итә. Гаиләдә бер-бер артлы 3 бала дөньяга килә. Еллар узу белән Нәбиуллиннар гаиләсенә бик зур кайгы килә, алар 2 улларын җирлиләр. Ләкин сынмыйлар-сыгылмыйлар. Разыя Нәбиуллина- тыл һәм хезмәт ветераны. Ул башта Югары Шытсу китапханәсендә, аннары Госстрах агенты булып эшли, шуннан лаеклы ялга чыга. Бүгенге көндә алар Нурислам Һидиятулла улы белән тигезлектә, кече уллары Илдар һәм киленнәре Фәнзия тәрбиясендә яшиләр. Аларның 9 оныклары, 9 оныкчыклары бар. Киң күңелле, ярдәмчел Разыя апа күршеләренә һәм авылдашларына гел игелек кылып яши, шуңа күрә аны авылдашлары бик хөрмәт итәләр.

Разия Закирова 1931 елның 10 июнендә Олы Кибәче авылында ишле гаиләдә дөньяга килә. Авылда өч класс белем ала, алга таба укуын дәвам итәргә мөмкинлек булмый. Әтиләрен эш буенча Финляндиягә җибәргәч, гаиләләре белән шунда күченеп китәләр. Сугыш башлангач, кире туган якларына кайтып төпләнәләр. Авылга кайткач, Разия Нурми кызына төрле авыр эшләр башкарырга туры килә: ул урман кисүдә, вагоннар төяүдә, юл эшләрендә катнаша. Волгоградка барып хәрби заводта хезмәт куярга да туры килә үзенә. Торф чыгару эшләрендә Ике басу Арташ авылы егете Әхмәтгәрәй белән танышалар, 1954 нче елда гаилә корып яши башлыйлар. Алар 53 ел тату гомер кичерәләр, дүрт бала – ике ул һәм ике кыз тәрбияләп үстерәләр. 2007 елда тормыш иптәше бакыйлыкка күчә. Бүгенге көндә 11 оныгы һәм 21 оныкчыгына кадерле әби булып, илнең имин – тыныч булуын теләп, улы Рафаэль, килене Рәйсә тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә.

Фото: pixabay.com

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев