Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары –Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатында уткәрелгән “Кышкы Олимпиада”

1 нче февраль көнне Югары Утар балалар йортында “Кышкы Олимпиада” дигэн исем астында күңелле старт бәйгесе үткәрелде. Чараны тәрбияче Хабибуллина Г. оештырды.

Сәламәтлеккә туймаган, язмыш сынавына дучар булган балалар бу чараны кызыксынып,өметләнеп, сөенеп көттеләр.

Бу чараның  максаты:

-Балаларда сәламәт яшәү рәвешенә уңай мөнәсәбәт тәрбияләү

- Спорт төрләре белән таныштыру.

-Балаларда җитезлек, өлгерлек, күзәтүчәнлек сыйфатлары тәрбияләү иде.

Без балалар белән сәламәтлеккә зыян китерүче сәбәпләрне барладык, балаларның көченнән килердәй итеп оештырылган уеннар уйнадык, гимнастик күнегүләр ясадык,спортка багышланган табышмаклар чиштек

Спортка багышланган бу чара балалар белән берлектә чана һәм чаңгы шуу белән тәмамланды. Шушы кечкенә генә итеп оештырылган чарадан балалар яхшы кәеф һәм уңай тәэссир алдылар.

 

Югары –Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернатының шәфкать бүлегендә “Кышкы табигать” темасына уткәрелгән рәсем дәресе .

 

      30 нчы гыйнвар көнне тәрбияче  Сергеева Е.Н. Югары Утар балалар йортында интернатының шәфкать бүлегендәге тәрбияләнүче балалар белән “ Кышкы табигать” дигән исем буенча рәсем дәресе  үткәрелде.

Бу  шөгыльнең максаты: балаларның кул чукларын ныгыту,рәсемнәрне буяганда төсләрне аера белүләренә ирешү, кисмә рәсемнәрне дөрес тоташтырырга өйрәтү һәм игьтибарлылык сәләтләрен үстерү.

Балалар бу практик шөгыльдә барысы да бик актив булдылар. Рәсемнәрне тырышып буядылар. Алар үзләренең рәсемнәрендә яңа ел бәйрәме мизгелләрен чагылдырдылар.

Балалар бик канәгать калдылар. Тәрбиячеләр максатларына ирештеләр.


Югары –Утар акылга зәгыйф балалар йорты интернаты

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев