Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернатының “Шәфкатьлелек” бүлегендә “Күңелле шарлар” дип исемләнгән шөгыль.

2018 елның 24 апрелендә Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йорты – интернаты “Шәфкатьлелек” бүлегендә тәрбияче Абдуллина Роза Әмир кызы тарафыннан “Күңелле шарлар” дип исемләнгән шөгыль үткәрелде.

Шөгыльнең максаты: балаларның тоеп-сиземләвен, хәрәкәт координациясен үстерү, мускул тукымаларын ныгыту, сенсор системасын стимуллаштыру, зурлык, форма, төсләр турында белемнәрен баету.

Шөгыль барышында балалар кунакка килгән куянкай белән таныштылар. Алар бергә шарлар тәгәрәтте, зурлык, форма һәм төсләр өйрәнделәр. Балалар, бигрәк тә, тәрбияче ярдәмендә ясалган массаж һәм күнегүләрне яраттылар.

Балалар бик канәгать калдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев