Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь балалар йортында хезмәт дәресе

30 август көнне Югары Утар балалар йорты тәрбиячесе Гилемханова Алсу балалар белән берлектә чәчәк орлыкларын җыйдылар. Хезмәт дәресендә 7 бала катнашты.

Шөгыльнең максаты:

1) Укучыларга үсемлекләрнең орлыктан үрчүен һәм үсүен тәҗрибәләр белән аңлату.

2) Үсемлекләр турында белемнәрен үстерү, тирәнәйтәү.

3) Игътибарлылык, күзәтүчәнлек һәм табигатькә мәхәббәт тәрбияләү.

     Интернат территориясендә эшләү   экологик тәрбия бирүнең мөһим чарасы булып тора. Балага  табигатькә һәм табигать күренешләренә карата ярату хисләре салына, үсемлекләр дөньясының күптөрлелеге ачыла, кеше тормышында  табигатьнең роле бик зур булуы аңлатыла.

Безнең Югары Утар  балалар йортында тәрбияләнүчеләр тәрбияче белән бергә  чәчәк орлыкларын җыеп  алдылар. Тәрбияче башта балаларга чәчәк рәсемнәре күрсәтте, чәчәкләр һәм аларның үсеше турында сөйләде. Шуннан соң орлыкларны ничек итеп  җыярга һәм  киптерергәкирәклеген өйрәтте. Балалар бик кызыксынып карадылар, орлыкларны чагыштырдылар.

Балаларга орлык җыю бик ошады һәм алар киләчәктә орлыкларның сакланышын тикшереп һәм язын чәчеп үсентеләр үстерәчәкләрен  әйттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев