Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында ”Тукай иҗаты мәңгелек” дип исемләнгән әдәби кичә
2018 елның 26 апрель көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында , балаларның язучылар турында белемнәрен арттыру максатыннан тәрбияче Әскәрова М.С җитэкчелегендэ ”Тукай иҗаты мәңгелек” дип исемләнгән әдәби кичә үткәрелде.
Кичәгә тубәндәге бурычлар куелды:
1.Балаларны Тукай иҗаты белән таныштыру.
2.Тукай әсәрләре аша балаларда яхшылык һәм мәрхәмәтлелек тәрбияләү.
3.Әкият, шигырьләрен эчке кичерешләре аша аңлата алырга өйрәтү.
Чарада 12 бала катнашты.
Әдәби кичә балаларны Габдулла Тукай тормышы һәм иҗаты белән таныштырудан башланып китте. Иң элек язучының “Бала белән Күбәләк”, ”Кызыклы шэкерт” исемле шигырьләре укылды. “Шүрәле” һәм “Кәҗә белән сарык” әкиятләрен балалар зур кызыксыну белән тыңладылар. Бу әкият һәм шигырьләргә ясалган рәсемнәрне буяу аларга бик ошады. Кичә “Түбәтәй” уены белән дәвам итте. Экран аша “Су анасы” әкиятен карау балаларга бик ошады. Тәрбияче тарафыннан оештырылган китап кургәзмәсе балаларда уңай тәэсир калдырды. Бәйрәм кичәсе ахырында балалар тәрбияче апалары белән берлектә татар халкының гимнына әверелгән “Туган тел”җырын саф татарча җырладылар.Үткәрелгән чарадан тәрбияләнүче балалар һәм аларны тәрбияләүчеләр канәгать калдылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев