Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернатында “Россия көне”

Россия көне-патриотизм, хезмәт, җәмгыятьтәге беодәмлек һәм татулыкны,икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм.

2018 елның 12 июнендә Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар интернатында тәрбияләнүче балалар өчен тәрбияче Хәбирҗанова Р.И. җитәкчелегендә Россия көненә багышланган чара үткәрелде.

Бу чарада 8 бала катнашты.

Бу чараның максаты:

-балаларга патриотик тәрбия бирү, туган илне ярату һәм аның белән горурлану хисләре тәрбияләү;

Бурычлар:

-Россия көне бәйрәме белән таныштыру;

-Россия символлары турында мәгълүмат бирү;

-мөстәкыйль фикерләү сәләтен үстерү, хәтерне яхшырту.

Бу чарада Россия символлары  турында сөйләштек, туган ил турында мәкалъ һәм әйтемнәрне искә төшердек, “Иң яхшы флаг” темасына  конкурс  үткәрдек.Балалар чарадан кәнәгать калдылар.

 

Югары –Утар акылга зәгыйфь булган  балалар  йортының  “Шәфкатьлелек” бүлегендә  «Балачак иле” дип исемләнгән уен программасы

2018 елның 15 июнендә “Югары –Утар акылга зәгыйфь булган  балалар  йорты”ның  “Шәфкатьлелек” бүлегендә   тәрбияче Сергеева Е.Н. тарафыннан “Балачак иле” дип исемләнгән уен программасы үткәрелде.

Программаның максаты: психик һәм физик  мөмкинлекләре чикләнгән  балаларның хәлен яхшырту, спорт һәм уеннар аша балаларга аралашу мөһите тудыру; аларда үз-үзләренә ышаныч һәм өмет тудыру, ялгызлык һаләтеннән коткару.

Чара башында балаларга кунакка әкияти курчаклар килде һәм аларны урамга уйнарга чакырдылар. Әкият геройлары белән берлектә балалар туплы уеннар уйнадылар, күңел ачтылар, үзләренең кичерешләрен асфальтка рәсем итеп ясадылар. Балалар үзләрендә ышаныч тоеп, чын күңелдән сөенделәр, әкият дөньясына сәяхәт иттеләр, үзләренең ялгыз түгеллекләренә ышандылар.

Уеннар балаларга бик ошады.

Югары Утар акылга зэгыйф балалар йорты –интернаты

Фото: http://saby.tatarstan.ru

http://saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев