Югары Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты -интернатында «Чыршы белән саубуллашу” чарасы
Яңа ел – иң мавыктыргыч, әкияти һәм иң яраткан бәйрәмнәрнең берсе. Бу бәйрәмне бик күпләр зарыгып көтеп ала. Безнең балалар йортында тәрбияләнүче балалар өчен яңа ел – иң кадерле бәйрәмнәрнең берсе ул. 2020 елның 14 гыйнвар көнне Югары Утар акылга зәгыйф балалар йортында тәрбиячеләр волонтерлар белән берлектә балалар өчен “Чыршы белән саубуллашу” исемле җырлы – биюле тамаша оештырдылар.
Тамаша Кыш бабай почтасыннан килгән табышмаклар, биремнәр үтәү белән башланып китте. Алга таба балалар “Яңа елга чабабыз”, “Мандарин”, “Мәче – тычкан” уеннарын бик теләп уйнадылар. Әкият геройлары белән очрашу мизгелләре сабыйлар куңелендә эле озак сакланачак. Кыш бабайдан килгән капчык күчтәнәчтән авыз итү алар өчен иң сөенечле вакыйга булды. Алар яңа ел бәйрәменә өйрәнгән җырларын җырладылар, шигырьләр сөйләделәр, биюләр башкардылар. Киләсе елга кадәр бу бәйрәм балаларда шатлык һәм өмет, хыялларны чынга ашыручы бәйрәм булып истә калсын.
Фото: saby.tatarstan.ru
Чыганак: saby.tatarstan.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев