Югары- Утар акылга зәгыйф булган балалар йорты интернатында «Әкиятләр иленә сәяхәт » исеме буенча викторина
6 ноябрь көнне Югары Утар балалар йортында тәрбияче Сираҗиева Гөлчәчәк Фәһметдиновна «Әкиятләр иленә сәяхәт » дигән исем буенча викторина үткәрде.
Максат: әкият геройлары турындагы белемнәрен ныгыту, әкият геройлары үрнәгендә ярату, хөрмәт итү хисләре булдыру, фикерләү сәләтләрен үстерү.
Әкият — гаҗәеп, тылсымлы дөньяга, могҗизалы һәм маҗаралы вакыйгаларга, чынбарлыкка һәм тылсымлы алымнар белән сурәтләнгән кешеләр, хайваннар, мифик образлар аша халыкның үткән тормышын, киләчәккә карата хыял һәм омтылышларын чагылдыручы чәчмә халык авыз иҗаты әсәре. Әкиятләр тормышта бик мөһим нәрсәләр турында сөйли, игелекле, гадел булырга өйрәтә.
Әкиятләр буенча әңгәмә үткәрдек, өзекләр укыдык. Әкият геройлары турында фикер алыштык, тылсымлы атрибут һәм әкият арсында элемтә таптылар. Балаларга бигрәк тә сорауларга җаваплар бирү, табышмакларның җавапларын табу,карточкадагы мәкальләрне җыю ошады.Соңыннан балалар әкият геройлары ясалган рәсемнәрне буядылар. Викторина уңай кәеф һәм яхшы гамәлләр булдырырга күркәм сыйфатлар уятты.
Фото: автор фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев