Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты интернатында “Күңелле стартлар”

18 нче февраль көнне тәрбияче Исмәгыйлова Э.Х. җитәкчелегендә күңелле стартлар уены оештырылды.

Чаңгы шуу иң популяр, җәлеп итүчән һәм уңайлы спорт төрләренең берсе. Саф һава тәнне чыныктыра, көч бирә һәм эш сыйфатын арттыра.Шушы максат белән без дә интернатның  территориясендә чаңгы шуарга чыктык. Бу аларның әхлакый көчле ихтыяр сыйфатларын тәрбияләүгә ярдәм итә.

Әмма бу безнең бердәнбер максат түгел. Чөнки безнең бер тәрбияләнүче бала 2022 елда Казанда узачак Махсус Олимпиаданың Бөтендөнья кышкы уеннарында катнаша. Шуңа күрә тәрбиячеләр чаңгы спорт төренә, Олимпиадада катнашучыны әзерләүгә аерым игътибар бирәләр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев