Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты-интернатында “Нәүрүз” бәйрәме

25нче март көнне Югары Утар балалар йорты - интернатында эшләүче хезмәткәрләр балалар белән берлектә “Нәүрүз” бәйрәмен үткәрделәр. Максат: милли бәйрәмебез-«Нәүрүз» хакында мәгълүмат бирү; милли гореф-гадәтләребез аркылы балаларда әхлакый сыйфатлар тәрбияләү.

Нәүрүз – фарсыча “яңа көн” дигәнне аңлата. Ул бик борынгыдан килгән бәйрәм – Яңа елны каршылау бәйрәме булган. Нәүрүз көн белән төн тигезләшкән чорга – 21-22 мартка туры килгән. Шулай ук бу бәйрәм безнең төбәкләрдә, язны каршылап, язгы чәчү эшләре алдыннан үткәрелә торган халык бәйрәме булып санала.

Бәйрәм итүнең гореф-гадәтләре,йолалары буыннан – буынга күчеп,безнең заманнарга хәтле килеп җиткән.Бәйрәмдә бер-береңне татлы ризык белән сыйлау -төп кагыйдәләрнең берсе булган. Бу- тормыш гел шулай баллы булсын,дигәнне аңлаткан.Тормыш гөлләр гөлләр кебек күркәм булсын дип,чәчәкләр бүләк иткәннәр. Карга боткасы-Нәүрүзнең бер өлеше булып тора. Аны икенче төрле “Дәрә”,яки “Зәрә боткасы” дип йөртәләр.

Без дә елдагыча бара торган гореф -  гадәтебезне бозмадык, бәйрәмебезне төрле уеннар, конкурслар, җыр – биюләр белән үреп бардык. Бәйрәм кунакларын кайнар чәй, коймак һәм дә ботка белән сыйладык.

Бәйрәм бик күтәренке рухта үтте. Бәйрәм ахырында балалар татлы күчтәнәчләр белән бүләкләнделәр.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев