Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты интернатында «Татарстан флагы - безнен горурлыгыбыз» дигән темага рәсем конкурсы

2018 нче елның 22 нчы август көнне Югары Утар балалар йорты интернатында тәрбияче Шайхиева Елена инициативасы буенча «Татарстан флагы - безнен горурлыгыбыз» дигән темага рәсем конкурсы булып узды.

  Бу чараның максатлары:

1. Балаларда республикабыз, аның гербы, флагы, гимны турындагы белемнәрен киңәйтү, ныгыту.

2. Балаларның татар телендә  сөйлэшү кунекмәләрен үстерү, логик фикерләү сәләте үсешенә булышлык итү.

3. Туган илгә, туган телгә мәхәббәт, татар милләтенә карата горурлык хисләре һәм башка милләт халкына хөрмәт тәрбияләү.

4.  Балаларга Татарстан республикасы турында мәгълумат биру.

 

Балалар белән Татарстан флагы, аның килеп чыгыш тарихы, төслэренең әһәмияте белән  таныштык. Аннары без рәсем конкурсы оештырырга булдык. Балалар  Татарстаннн флагын  ясадылар. Конкурсныә ахырында балаларны буләкләү булып узды. Чарабызның ахыры Татарстан гимны белән тәмамланды. Балаларга бүгенге конкурс, чара бик ошады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев