Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары Утар балалар йорты интернатында “Татарстан – Туган ягым” дип исемләнгән асфальтта рәсем ясау шөгыле

24 июль көнне тәрбиячеләр Яруллина Рәмзия һәм Хәбибуллина Г.Р. балалар белән берлектә ТАССРның 100 еллыгына багышланган асфальтта рәсем ясау шөгыле үткәрделәр.

Максат:  балаларда Ватанга мәхәббәт,Татарстан эләменә һәм гербына хөрмәт тәрбияләү.

Бурычлар:

  • Туган якка, аның табигатенә мәхәббәт тәрбияләү, аңа сакчыл караш, үз халкың өчен хөрмәт һәм горурлык тәрбияләү;
  • Балаларга туган ягыбызның нәрсә икәнен күзалларга;
  • Татарстан Республикасы картасы һәм символикасы белән таныштыру.

Рәсем ясау шөгыле баланың көндәлек тормышын кызыклы һәм файдалы итеп оештырырга мөмкинлек бирә. Ә бала, үзен чолгап алган предметларны һәм әйләнә - тирәне яссылыкта сурәтләп,  предметның формасын билгеләргә өйрәнә. Нәтиҗәдә аның күзаллавы үсә, сенсорик тәҗрибәсе байый. Ул үзе ясаган рәсемнәргә карап шатлана, иҗат итәргә өйрәнә.

Асфальтта рәсем ясау – саф һавада уеннар вакытында үткәрелә торган мавыктыргыч шөгыльләрнең берсе.

Шөгыль ахырында һәр бала зур кызыксыну белән тылсымлы акбурлар ярдәмендә ясалган рәсемнәрне күзәттеләр. Балалар бик тырышып үзләренең рәсемнәрен буяганнар иде.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев