Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Югары-Утар балалар йорты интернатында «Тылсымлы әкият геройлары» дигән темага рәсем ясау шөгыле

Безнең балачак рус халык әкиятләреннән башлана. Бу үзенчәлекле дөнья һәм чынбарлык. Әкият-игелекле дус, аның белән тылсымлы сәяхәткә барырга була, анда яхшылык һәрвакыт явызлыкны җиңә. Һәрберебезнең яраткан әкиятләре бар, алар шундый кызыклы һәм күңелле, ә иң мөһиме, алар шундый игелекле.

Батыр геройлар, уйдырмалар, табышмаклар һәм маҗаралар балаларны тылсымлы дөньяга дәшә. Түбәндәге максатлар куелды: кул чукларын ныгыту, рәсем ясау һәм бизәү күнекмәләрен өйрәтү, тырышлык, пөхтәлек тәрбияләү.

Бу рәсем дәресе әкият геройларына - тылсымчыларга һәм принцессларга, клоун һәм гномикларга, җеннәргә һәм пиратларга багышланган. Дәрес башында балалар тәрбияче белән бергә укылган әкиятләрне искә төшерделәр. Соңыннан, балалар зур теләк белән тылсымлы әкият геройларын ясый башладылар. Алар бик теләп ясадылар, буядылар. Барлык балалар да тырыштылар, рәсемнәр төрле һәм бик матур килеп чыкты. Дәрес мавыктыргыч, кызыклы, күтәренке кәеф белән узды.

Тәрбияче: Сираҗиева Гөлчәчәчк Фәһметдиновна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев