Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЮХИДИдән –  бәйрәм открыткалары     

Бөек  Җиңү  көне ихластан үзара котлаулар-тәбрикләүләр  белән үтүче  изге бәйрәм.

 

Бөек  Җиңү  көне ихластан үзара котлаулар-тәбрикләүләр  белән үтүче  изге бәйрәм. 9 Май  якынлашканда   ЮХИДИнең район  бүлекчәсе инспекторлары  һәм полиция хезмәткәрләренең  Саба урамнарында транспортта баручыларны туктатуларының  максаты да шул – ябыштырыла торган бәйрәм   открыткалары  бирү   иде. Аларга “Помни о подвиге” һәм “Соблюдай ПДД” дип     язылган. Машина    йөртүчеләргә шулай  ук штрафлар  турындагы  карарларны Дәүләт һәм  муниципаль хезмәтләр    күрсәтү порталынннан онлайн режимда  алу тәртибен  аңлаткан инструкцияләр  дә  бирелде.

“Штрафлар  язылмасын  өчен, әлбәттә,  юл хәрәкәте  кагыйдәләрен төгәл үтәү генә  сорала.  Хәерле  юллар  сезгә”,–  диде ЮХИДИнең  өлкән инспекторы  Илнур Насыйбуллин транспорт  йөртүчеләргә.

Акция  өчен  буклетларны  “Юл хәрәкәте иминлеге” дәүләт  бюджет   учреждениесе бүлекчәсе начальнигы  Гүзәл Ягәфәрова  әзерләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев