ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары “Тоннель” операциясен үткәрделәр
Өченчекөн ЮХИДИнең район бүлекчәсе инспекторлары полиция хезмәткәрләре белән берлектә Байлар Сабасының Объездная урамында 13:45тән 15:45 сәгатькә кадәр чираттагы “Тоннель” операциясе үткәрделәр. Сентябрь ае чарасы видеотеркәү җайланмалары аша узганда штрафтан качарга теләп, дәүләт номер билгеләрен махсус юмыйча йөрүчеләрне ачыклауга багышланды.
Йөздән артык автомобиль туктатылып, шулар арасыннан 8 йөртүченең укылмый торган номер билгесе белән юлга чыкканлыгы ачыкланды. Моннан тыш иминлек каешын эләктермәгән – 4, транспорт белән идарә итүгә хокук биргән таныклыксыз булган бер йөртүчегә беркетмә төзелде. Инспекторлар туктатылган машинаны йөртүченең юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәмәгән өчен түләнмәгән штрафы бармы-юкмы икәнлеген дә тикшерә. Түләүне 60 көннән озакка сузучылар КоАПның 20.25нче статьясы нигезендә административ җаваплылыкка тартыла. “Тоннель” операциясе барышында штрафлылар ачыкланмады.
Фото: архив / Александр Эшкинин
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев