Юлбат авыл китапханәсендә "Энҗе калфак - бик килешә йөземә" дип исемләнгән әңгәмә-мастер класс үткәрелде
Халык иҗаты һәм мәдәни мирас елы кысаларында, Юлбат авыл китапханәсендә мәдәният йорты белән берлектә "Энҗе калфак - бик килешә йөземә" дип исемләнгән әңгәмә-мастер класс үткәрелде. "Ак калфак" оешмасына йөрүче Гөлниса апа Төхвәтуллина калфак тегү серләрен өйрәтеп, мастер класс үткәрде.
Саба районы "Ак калфак" оешмасы җитәкчесе Билалова Ләйсән Рәкыйп кызы татар хатын-кызларының милли баш киеме-калфакның тарихы белән таныштырды. Китапханәче Хәмитова Нәсфия Әнәс кызы "Халкыбызның күңел җәүһәрләре" - китап күргәзмәсе белән таныштырып, китаплардан татар халкының милли киеме турында өзекләр тәкъдим итте.
Чыганак: instagram.com/sdk24_ulbat
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев