Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юлларда сак булыгыз!

Балаларның юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча, Юлбат төп мәктәбенең “Хыял” ял һәм сәламәтләндерү лагере “Юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча" ТР «Юл хәрәкәте куркынычсызлыгы» дәүләт бюджет учреждениесенең Саба районындагы профилактика бүлеге начальнигы Ягафарова Гүзәл Назыйф кызы белән очрашты.

Һәр юл хәрәкәтендә катнашучы олы кеше дә, бала да билгеләнгән кагыйдәләрне үтәргә тиеш: юл хәрәкәте, урам һәм юлларда үз-үзеңне тоту. Юлларда үз-үзеңне тоту культурасын балачактан тәрбияләргә кирәк.

Бу максаттан мәктәптә юл хәрәкәте кагыйдәләрен пропагандалау буенча системалы эш алып барыла.

Лагерь планы нигезендә, балалар юл - транспорт травматизмын булдырмау, юл йөрү кагыйдәләренә карата укучыларның кызыксынуларын арттыру, танып-белү мәнфәгатьләрен, иҗади сәләтләрен үстерү максатыннан, юл-транспорт һәлакәтләрен һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен профилактикалау буенча төрле видеоматериаллар карадылар. “Хыял” лагерендагы укучылар юл йөрү кагыйдәләрен, светофор сигналларын, җәмәгать транспортында һәм юлда үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен белү буенча уеннарда һәм викториналарда катнаштылар.

Фото: saby.tatarstan.ru

Чыганак: saby.tatarstan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев