Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Юрий Гагарин-мәңгегә беренче!

Галәм көне - ил тормышында зур вакыйга, һәм бу хакта балалар белергә тиеш. Балаларга үз иленә, аның мәдәниятенә карата горурлык һәм хөрмәт хисен, ил тормышына шәхси аңны тәрбияләү бик мөһим. Галәм темасы балаларга кызыклы, шуңа күрә укытучылар, тәрбиячеләр аны беркайчан да игьтибарсыз калдырмый.

12нче апрельдә кешенең беренче галәмгә очуына 60 ел тулды. 1961нче елда Совет очучысы Юрий Гагарин “Восток-1” галәм корабында Байконур космодромыннан старт алды һәм дөньяда беренче тапкыр Җир планетасы тирәли очып узды.

Югары-Утар акылга зәгыйфь булган балалар йорты интернатында 5нче апрельдән 12нче апрельгә кадәр, Галәм көненә багышланган тематик атналык узды. Балалар атна дәвамында кешенең галәмгә беренче очышы, Кояш системасы планеталары, галәм турында мәгълүмат белән таныштылар. Шулай ук, галәм турында рәсемнәр ясадылар һәм төркемнәрдә бу бәйрәмгә багышланган стена гәҗитләре чыгарылды.

Советлар Союзы Герое Юрий Гагарин кебек, галәмгә очарга хыяллары, атна ахырында булган хис-кичерешләре, һичшиксез, мөмкинлекләре чикле балаларыбызның күңелләрендә озак сакланыр.

Тәрбияче: Тимергалиева Ландыш Хуҗиәхмәтовна

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев