Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

ЗАГС: барысы да анда башлана һәм тәмамлана

Бүген ЗАГС органнары хезмәткәрләре көне

«ЗАГС», дигәч, кемдер матур туйларны күзаллый, кемдер бала тууны искә ала, ә кемдер кайгылы көннәрен хәтерендә яңарта. Кыскасы, ЗАГС – ул хәсрәтле күз яшьләре дә, мәхәббәт тә, шатлык та. Монда теркәлгән һәрбер документ гади кәгазь генә түгел, ә һәр  аерым кешенең язмышы. Бу структура Россиядә 1917 елда барлыкка килгән. ЗАГС органнары Бөек Ватан сугышы елларында да үз эшчәнлекләрен туктатмаганнар,  ил тарихы өчен кыйммәтле архив туплауны дәвам иткәннәр.

1930 елның 10 августында Саба районы төзелә, шул ук вакытта район Советы башкарма комитетының бүлекләре формалашканда  ЗАГС бүлеге дә оештырыла. Бүлек  мөдирләре булып  районыбызның хөрмәтле кешеләре Тимербай Галимов, 28 ел буе Бөек Ватан сугышы ветераны Сара Мөбәрәкова эшли. Аларның хезмәтен  Зөлфия Вәли  кызы Әхмәтшина (1983–2011) һәм  Алсу Имаметдин  кызы  Шәйхетдинова  (2011-2022) дәвам итеп, яшьләрне мөстәкыйль тормышка әзерләүдә, гаиләләрне саклап калуда зур эш башкаралар. Халыкара өлкәннәр көнендә 50 ел бергә яшәгән парларны хөрмәтләү матур традициягә әйләнә.  2001 елдан алып  1200дән артык ир белән хатынның  алтын никахлары теркәлә.

Хәзерге  вакытта  ЗАГС бүлеге җитәкчесе булып  Гөлнар Илдар  кызы Шәфыйкова эшли, баш белгеч   вазифаларын 2018 ел­дан Миләүшә Мөдәррис кызы Вакказова башкара. Шулай ук Шәмәрдән авыл җирлеге башлыгы  урынбасары Лиана Олеговна Сергеева да гражданлык хәле актларын теркәү хокукына ия булган белгеч. Күпфункцияле  үзәктә урнашкан ЗАГС бүлегенә кайчан кермә, хезмәткәрләрнең эшкә   күмелгән,  үз бурычларын үтәгән  чагы булыр.

Көн саен диярлек бүлеккә теге яки бу архив  белешмәсен  җибәрүне  сорап,  илебезнең башка  төбәкләреннән  дә хатлар алына. ЗАГСта 1926 елдан бүгенге көнгә кадәр  туу, үлем, язылышу, аерылышу, аталыкны билгеләү, исем алмаштыру һәм уллыкка, кызлыкка алу актлары саклана. Хезмәткәрләр аларны электрон рәвешкә күчерүне зур  җаваплылык белән гамәлгә  ашырдылар. Гражданлык хәле актларын теркәү язмаларын цифрлаштыру уникаль мәгълүмат ресурсын формалаштырырга мөмкинлек бирде. Бүлек һәр  яңалыкка оператив өйрәнеп, күпфункцияле үзәк, Дәүләт хезмәтләре порталы һәм башка структуралар белән тыгыз элемтәдә тора. 2022 елдан ачылган “Бала туу” суперсервисыннан  файдаланып, яңа туган баланы электрон медицина туу турындагы таныклыгы нигезендә онлайн режимда терки. Әлеге хезмәт  аша беренчеләрдән Алия һәм Илназ Фәттаховлар гаиләсе  3нче  сабыйларына онлайн рәвештә таныклык  алды.

Цифрлаштыру нәтиҗәсендә хә­­­зер гражданнар гражданлык хәле актларын дәүләт теркәвенең барлык төрләре буенча ил территориясендәге теләсә кайсы ЗАГС органына мөрәҗәгать итә алалар. Экстерриториаль принцип хезмәтләрне уңайлы итә, дәүләт хезмәтләре күрсәткәндә ведомствоара хезмәттәшлекне яхшырта.

Районда елның беренче туган баласын, елның беренче һәм соңгы парларын истәлекле һәм озак елларга хәтердә калырлык итеп, бәйрәм төсендә билгеләп үтү дә матур традициягә әйләнде. Тормышларын үзара мәхәббәт һәм тугрылыкка корган, халык арасында гаилә учакларының ныклыгы белән дан казанган, балаларны җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләүгә ирешкән гражданнарны хөрмәтләү  максатында  илебездә 2008  елда “Мәхәббәт һәм тугрылык”  медале булдырылган иде. Әлеге күркәм дәрәҗәгә районыбызда иң беренче Мәртен  авылында гомер иткән Рәшидә  һәм  Гәрәй Вакказовлар лаек булды. Быел  медаль Сатыш  авылында яшәүче Шакировлар гаиләсенә  тапшырылды.  Тәмамланып килгән Гаилә  елы да яңа тормыш  корган парлар, бәби тапкан әниләр хәтерендә якты истәлекләр калдырды. Россия, республика күләмендә үткәрелгән  чараларда райондашларыбыз да катнашты. Кызыл Мишә авылыннан Айгөл һәм Иске Мичәннән Данияр Мифтаховлар «Россия» Халыкара күргәзмә-форум кысаларында үткәрелгән Бөтенроссия туй фестивалендә – Мәскәүдә язылыштылар.

Кешенең гомере беренче чиратта гаиләдә үтә. Гаилә – ике азат кешенең үзара берлеге, теләсә кайсы жәмгыятьнең нигез ташы булып санала. Шулай да, ни  кызганыч, район  ЗАГСы хезмәткәрләренә 50-60 яшьтәге парларны  да аерылыштырырга туры   килгән. Шундый  хәлләр дә булган: кайбер гаиләләр “сабын   күбеге” дип аталган  сериаллар  тәэсирендә дә таркала  язган. Әйтик,  4 бала үстерүче аерылырга гариза бирергә килгән  ханым иренең, “яратам”, “кадерлем” дигән сүзләр әйтмәвеннән зарланган. Бүлектә эшләүчеләр сериалларда сурәтләнгәннәрнең безнең тормыштан ерак торганлыгын  аңлатып,  аны “күктән”  җиргә төшерү өчен   күп тырышканнар. Мондый хәлләр булмасын  иде.

   “Никахларны, милләтнең гореф-гадәтләрен саклап калу өчен барлык мөмкинлекләрдән файдаланабыз һәм шуңа омтылып, яңа планнар белән яшибез. Безнең барыбызның да максатыбыз бер, халкыбызны иманлы, мәгълүматлы, матур һәм бәхетле  яшәтергә омтылу”, – ди Гөлнар Шәфыйкова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев