Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Замирә Рәҗәпова: «Элек мин көлә идем... Хәзер көлке түгел, йөрәк даруы эчәм...»

ТНВ да «Әй, язмыш, язмыш» тапшыруын алып баручы журналист Замирә Рәҗәпова үзенең уй-фикреләре, борчылулары белән уртаклаша.

Болай дип яза ул:

«Мин хоккейны яратмый идем.   Аязга 2 яшь булганда, ул бер носкиен аягыннан салып, шуны йомарлап, шайба ясап, минем уклау белән сугып, фатирдагы бөтен ачык ишекләргә кертә иде дә: «Гоооо!!!!» – дип кычкыра иде. Ә мин көлә идем.  

6 яшьләрендә ул барыбызга да «капка»га басарга куша башлады, дәү әнисенә бигрәк тә күп эләкте. Әле хәзер дә дәү әнисе: «Аязның беренче «тренер»ы мин», – дип көлә. Гол кертә алмаса – елый, юри керттерсәк тә, ошамый иде. Мин көлә идем.  

Аңа 7 яшь тулгач, мин, иртәнге сәгать 5тә торып, аны боз сараена алып йөрергә мәҗбүр булдым. Бу вакытта мин инде көлми идем.

  10 яшьләрендә ул капкада баса башлады, килеп чыкмый иде, җиңелүләр... Бер метрлы буйлы малайга командада уйнаучы башка балаларның кайбер әти-әниләре, хәтта, күзенә тутырып: «Ташла хоккейны, синең килеп чыкмый һәм чыкмаячак та», – дип әйткәннәре булды (кызганыч, кайчагында олы кешеләр дә нәрсә сөйләгәннәрен уйламыйлар шул).

Аяз елады, үпкәләде, ләкин хоккейны ташламады. Мин аңа ярдәм итәргә тырыштым, ул чагында, тәгаен әйтәм, көлке түгел иде.   11 яшендә җитди җәрәхәтләнеп кайтты. Дәү әнисе минем бөтен колакларымны «чәйнәп» бетерде: «Бер кирәкмәгәнгә, ташласын, бу – эш түгел инде, харап була бала», – диде. Мин дәшмәдем.  

Аңа 13 яшь тулгач, ул РФ чемпионатында уйнаучы командаларының «голкипер»ы иде. Мин матчлар алдыннан «валидол» эчеп куя башладым.  

16 яше тулгач, аны яшүсмерләр хоккей лигасына (ЮХЛ) алдылар. Хәзер мин шул хоккей белән яшим!   Әгәр дә ул иртәгә: «Булды, ташлыйм хоккейны!» – дисә, спортның әлеге төренә һәм барлык тренерларга мин рәхмәтле генә. Нәкъ менә әлеге спорт төре безнең елак малайларыбыздан көчле рухлы, нык ир-егетләр тәрбияләде!

  Р.S. Дөрес, Аяз карьерасына нокта куярга җыенмый. Ә киресенчә, хәзер иң кызыгы башлана гына төсле. Зур, авыр, кайвакытта гадел булмаган, нервыларны какшаткан хезмәт! Әй Ходаем, берүк үзең сабырлыклар, уңышлар һәм көч бир!» – дип уртаклаша Замирә Рәҗәпова.

 

Чыганак

Фото: соцчелтәрләр

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев