Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзара салымны – яңа зиратка

Эпидемиология вәзгыятенә бәйле рәвештә Шәмәрдәндә үзара салымга кагылышлы халык җыеннары этаплап – хезмәт коллективларында үтә. Эшче-хезмәткәрләр белән очрашулар 26 оешма-учреждениедә булачак. Дүшәмбе көнне үзара салымга карата тәкъдимнәрен “Салават күпере” балалар бакчасында эшләүчеләр белдерде.

undefined

Иң элек җирлек башлыгы Айдар Гәрәев коллективны халыктан 2019 елда җыйналган 1,13 миллион сум акчаның (республика бюджетыннан дүртләтелгән күләмдә өстәлгәч, 6,5 миллион сумнан арткан) тотылышы белән таныштырды. Үзара салымга зиратлар тәртипкә китерелгән, урамнар төзекләнгән, тротуарлар эшләгән. “Быелгы вәзгыять җирле әһәмияттәге хәл итәсе мәсьәләләргә үзгәрешләр кертте. Беренче чиратта үзара салым хисабына яңа урыннан бирелгән зиратны киртәләп алырга кирәк булачак. Шәмәрдәндә үлем-җитемнәр арта. Былтыр 58 кеше вафат булса, быел инде 78гә җитте. Зиратта мәрхүмнәрне җирләргә урын калмады. Икенчедән, киләсе елда урамнарга куелган контейнерларны яңага алыштыру планлаштырыла. Аларны урнаштыру өчен җирлектә 130 бетон мәйданчык эшләргә кирәк. Тәгәрмәчле евро контейнерлар куелган мәйданчык профнастил белән киртәләп алыначак, зур габаритлы чүпләрне куеп тору өчен өстәмә мәйданчык ясалачак. Шушы эшләрне башкарып чыгу өчен якынча 8,6 миллион сум акча кирәк”,– дип аңлатты җирлек башлыгы. Мичәнбаш һәм Кырбаш авылларында үзара салымга башкарылачак эшләр белән дә таныштырды. Бакча персоналын борчыган сорауларга да җавап бирде. Җыелышта катнашучылар урам этләреннән котылу, ярминкә үткәрү, күпфатирлы йортлар янына автомобильләр кую урыны булдыру мәсьәләләрен күтәрделәр.

undefined

Автор фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев