Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Үзе матур, эшкә батыр Алсу

Шәмәрдәннең «Яшьлек» үзәгендә яшьләр эшләре буенча белгеч Алсу Әхмәтова белән очрашып сөйләшкәннән соң, районыбызда инициативалы, үз эшенә бирелгән, идеяләр белән янып йөрүче яшьләр булуына шатланасың. Яшьләр дөньясына нәкъ менә Алсу кебекләр кирәк!

Алсу – тумышы белән Казан кызы. 2011 елда Шәмәрдән егете Раушан Әхмәтов белән гаилә корып, яшь пар ун ел Казанда яши. Быелның гыйнвар аенда Шәмәрдәнгә кайтып төпләнеп, Алсу «Яшьлек» яшьләр үзәгенә эшкә урнаша. Алсуга Шәмәрдән балачактан якын, җәйге каникулларының күп өлешен биредәге туганнарында уздыра ул. Булачак тормыш иптәше белән дә шунда танышалар. Бәхетле гаиләдә 9 яшьлек Әмирхан, 2 яшьлек Сәйдә үсә. Иң элек шәһәрдә туып-үскән кызның матур итеп татарча сөйләменә сокланасың, ә үзе башкарган хезмәтенә бөтен күңелен салуы һәр сүзендә ачык чагыла. «Хәзер Казанга барып кайтканда да шәһәр ыгы-зыгысыннан туеп кайтам. Шәмәрдәндә балаларга да, үзебез өчен дә яшәр өчен бик тыныч, рәхәт, бөтен мөмкинлекләр бар», – ди ул. Алсу «Яшьлек» үзәгендә волонтерлар хәрәкәтен җитәкли. Кайчандыр чит илләрдән генә ишетеп белгән әлеге сүз бүгенге җәмгыятебезгә ныклап үтеп керде. Хәзер махсус киемнәрдәге волонтерларны районыбызда узган һәрбер чарада диярлек очратырга мөмкин. Инглизчәдән тәрҗемә ителгәндә, ул игелек кылучы дигәнне аңлата. Бүген районыбыз 200дән артык волонтерны берләштерә. Алсу әйтүенчә, әлеге хәрәкәткә яшьләр генә түгел, өлкәннәр дә тартыла. Волонтерлар хәрәкәтендәгеләрнең иң яшенә 13, иң өлкәненә 55 яшь. Бигрәк тә пандемия чоры волонтерларның җәмгыять өчен никадәр мөһим көч икәнлеген раслый.«Өлкән яшьтәгеләргә дарулар, азык-төлек таратуда волонтерларның ярдәме чиксез булды. Бүген дә мохтаҗлар, ветераннарның йорт эшләрендә булышуны төп бурычыбыз итеп саныйбыз. Кышын кар көрәү, язгы-җәйге чорда бакчада эшлибез, кыскасы, нинди ярдәм кирәк – барына да әзербез», – ди Алсу Әхмәтова.

Яшьлек яшьләр үзәге директоры Динар МАКАНОВ: «Яшьлек» яшьләр үзәге яшьләрне берләштереп торучы, алар мәнфәгатьләре белән яшәүче төп урын. Яшьләр бирегә килеп спорт белән генә шөгыльләнеп калмыйлар, үзләре өчен күп юнәлешләрдә рухкөч алып китәләр. Яшьләр үзәге булгач, беренче чиратта яшьләр сәясәте буенча ныклы эш алып барыла. Алсу Әхмәтова волонтерлык юнәлеше буенча ярты ел гына эшләсә дә, ныклы команда туплап, эшнең җаваплылыгын аңлап башкара. Мәсәлән, «Хәтер шәме» акциясенә дә Алсу волонтерлар белән кушылып, Җиңү көне алдыннан зиратларда ветераннар каберләренә Георгий ленталары эленде. Болар барысы да яшьләргә патриотик тәрбия бирүдә зур роль уйныйлар».

Алсу еш кына авыру балалар өчен мастер-класслар күрсәтә, аларның танып белү активлыгын үстерү буенча төрле шөгыльләр үткәрә. Мәктәпләрдә волонтерлар хәрәкәтләренә чакырып чыгышлар ясый. Җәйге чорда лагерьларга йөрүче балалар өчен төрле темаларга лекцияләр укый. «Волонтерлыкның яше чикләнмәгән, күңелендә башкаларга булышу теләге булган һәркем безнең сафларга кушыла ала. Әлеге хәрәкәт изге күңеллеләрне берләштерә. Волонтерларыбыз бер чарадан да читтә калмый. Район үзәгендә узган Җиңү көне парадында катнашып, ветераннарыбызга булышлык күрсәттеләр. Күптән түгел генә «Кызыл канәфер» дигән бөтенроссия акциясе узды. Волонтерлар белән урамнарга чыгып, кызыл канәфер значокларын саттык. Наркотикларга каршы көрән көненә багышланган акциядә «Радуга» лагерына йөрүче балалар белән асфальтка рәсемнәр ясадык. Волонтерлар белән очрашып, идеяләр бүлешеп, алдан нинди чаралар уздырачагыбызны планлаштырыбыз. Республикакүләм форумнарда катнашабыз. Декабрь аенда узачак волонтерлар көнендә актив катнашканнарны билгеләп үтәчәкбез. Волонтерлар сафын күбрәк мәктәп укучылары тәшкил итә. Алар мәктәпне тәмамлаганда таныклык алачаклар, укырга кергәндә 1балл өстәлә», – ди волонтерлар хәрәкәте координаторы Алсу Әхмәтова. Ул бүгенге яшьләрнең күп мәгълүматлы, һәр нәрсәдән яңалык эзләүләрен, алар белән бер сафта барыр өчен үзеннән дә зур көч таләп ителгәнен яшерми. 200дән артык кешене берләштергән хәрәкәтне бер йодрык итеп туплап торыр өчен зур оештыру сәләтенә ия, үзең артыннан әйдәп бару осталыгы, идеяләргә бай булырга кирәклеге билгеле. «Иң мөһиме -- мин алар белән уртак тел таптым. Мине үзләре белән бер яшьтә дип кабул итүләре бик күңелле. Һәрвакыт яңа башлангычларны, кыскасы, тәвәккәллекне яратам. Әлеге эшкә өлкәннәрне күбрәк җәлеп итәсем килә. Алар ярдәме белән тагын да масштаблы эшләр башкарыр идек. Кешегә ярдәм иткәннән соң рәхмәт сүзе ишетү тагын да рухландыра. Балалар да канатланып, тагын да изгелекләр эшләргә омтылалар», – ди ул. Алсу әйтүенчә, иң күп волонтерлар Шәмәрдән, Сабага туры килсә дә, авылларда да әлеге хәрәкәткә кушылучылар артканнан арта. Үзләренең ватсапта группалары бар, тәҗел мәсьәләләр шунда ук урнаштырып, тиз арада хәбәр ителә. Балалар биредә волонтерлык тәҗрибәсе туплап, республика күләм чараларга да катнашу мөмкинлеге алалар. Һәрбер волонтер таныклыгында катнашкан һәр чара электрон рәвештә теркәлеп барыла. Кыскасы, Алсу Әхмәтова янына аның нәкъ үзе кебек башкаларның хәсрәтенә битараф булмаган, башкаларга булышу теләге белән яшәгән яшьләр тартыла. Әлбәттә, мондый яшьләрнең күп булуына күңел куана.

Ирек ГАРИПОВ, район яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге начальнигы: Киләчәгебез – яшьләр кулында. Шуңа да бүгенге яшьләрнең активрак булуларын, алга олы максатлар куеп, кыю адымнар белән баруларын теләр идем. Яңаданяңа идеяләр белән янып йөрүче яшьләребезнең теләк-тәкъдимнәрен тормышка ашырырга без һәрвакыт әзербез. Иске традицияләргә генә таянып калмыйча, яңа, заманча форматлар уйлап табып, аларны гамәлгә ашырырлык яшьләребезне күрү зур куаныч. Яшьлек- һәркем өчен дә иң гүзәл чор. Шуңа да гомерегезнең иң матур мизгелләрен истә калырлык итеп күңелле, файдалы үткәрегез. Барыгызга да уңышлар, сәламәтлек, күтәренке кәеф, рух ныклыгы юлдаш булсын!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев