Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

“Зөләйха күзләрен ача” повестен укучылар 500 керпенең “өен” саклап калган

Бер батарейка 20 квадрат метр җирне авыр металлар белән зарарлый, шушы кадәр мәйдан керпенең яшәү урыны булып санала.

  Татарстан Республикасы балалар оешмалары советы төбәк җәмәгать оешмасы, Яшьләр эшләре һәм  спорт министрлыгы инициативасы белән ноябрь аенда Шәмәрдән лицее базасында  яшь гражданнар форумы үткәрелгән иде. Педагоглар һәм укучылар балалар һәм яшүсмерләрнең шәхси, интеллектуаль, иҗади мөмкинлекләрен үстерүгә шартлар тудыру, муниципаль берәмлекләрдә яшь гражданнарның проблемаларын ачыклау турында сөйләштеләр. Форумның соңында районда балалар хәрәкәтен  үстерүгә  кагылышлы  тәкъдимнәрне  үз  эченә  алган резолюция кабул ителде.  Агымдагы уку елы төгәлләнгәнче балалар-яшьләр “Эко-секьюрети”  экологик  хәрәкәте оештыру, балалар арасында чүп баклары макетлары конкурсы үткәрү күздә тотыла. Моның өчен җаваплылык экологка, мәгариф идарәсе, яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге, коммуналь хуҗалык җитәкчеләренә йөкләнә.  Тагын бер пункт – район халкына табигатькә зыян салучы калдыкларны чүптән аралап  алмауның нәтиҗәләре турында мәгълүмат бирү максатында “Дөрес утильләштер” акциясе оештыруга булышлык итү. Мисалга, файдаланылган (утырган) куллану  сыйфатларын  югалткан ток бирү элементлары туфракка эләкмәсен өчен аларны аерым утильләштерү кирәклеген күбебез яхшы  аңлый. Телефон, сәгать, пультларда, балалар уенчыкларындагы батарея-аккумуляторларны гына  алыйк. Алардагы  төрле металллар – никель, кургаш, марганец, цинк, терекөмеш тере организмнарда тупланалар һәм сәламәтлеккә шактый зыян китерәләр. “Калдыклар куркынычлыгы ягыннан 4 класска  бүленә. Иң зыянлысы булып I класска кергән терекөмешле, кварцлы, люминесцентлы лампалар (ватылган очракта) санала. Ток белән тәэмин итү чыганаклары булган батарейкалар II  класска  керә.  Файдалану  чорында  аларның бер зыяны да юк, әмма чүплеккә  чыгып, әйләнә-тирәбездә  таркала башласа, куркыныч  калдыкка әверелә. Бер батарейка 20 квадрат метр җирне  авыр  металлар белән  зарарлый, шушы кадәр мәйдан керпенең  яшәү  урыны булып  санала. Ә дөньяда ел  саен җиргә миллиардлаган батарейка ташлана. Районда, коммуналь хуҗалыклардан  тыш та, I-IV класска кергән куркынычлы калдыкларны җыюга лицензия  алган  оешмалар бар. Шуларның берсе – “Спецсервис” җәмгыяте. Аларның эшчәнлеген  тагын да активлаштыру, батарейкаларны башлангыч  җыю пунктлары булдыру мөһим таләп булачак”,– ди Экология һәм табигый ресурслар министрлыгы төньяк  җирле үзидарәсенең район инспекторы Ришат Билалов.

 Әйтергә кирәк, район мәктәпләрендә кулланыштан чыккан батарейкаларны җыю практикасы инде яшәп  килә. Район  үзәк  китапханәсе дә  ел башында “Файдаланылган батарейкаларны тапшыр!” акциясе игълан иткән  иде. Катнашучылар Гүзәл Яхинаның “Зөләйха   күзләрен  ача” повестен чиратсыз  уку  мөмкинлеге  алды.  Ел дәвамында китап сөючеләр барлыгы 9 килограмм батарейка китергән һәм хәзерләүчегә тапшырылган. “Инде 5 литрлы икенче  савытыбыз тулып килә, эш дәвам итә”,– ди китапханәче Гөлнара Мостафина. 

 Табигатьне саклау акциясенә телефон аккумуляторлары белән сәүдә итүчеләр дә  кушыла. “ФРГ” җәмгыятендә, мәсәлән, искергәнен  алып калалар һәм яңасын  ташлама белән  бирәләр. Ил төкерсә,  күл  җыела, ди. “Зөләйха   күзләрен  ача” повестен укучылар гына да әйләнә-тирә мохитне  пычранудан  саклап  калган. Уйланырга  урын бар, кыскасы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев