Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зөлфия һәм Хәниф ТИМЕРБАЕВЛАР: «Бер коллективта булгач, гел бер төрле уйлыйсың...»

Хезмәт урыннарында парлап, ягъни ирле-хатынлы эшләүче гаиләләр белән аралашуыбызны дәвам итәбез. Парлап эшләүнең нинди уңай яисә тискәре яклары бар?

 

Зөлфия һәм Хәниф

Тимербаевлар:

–Без  1990 елдан бирле район мәдәният йортында  бергә эш­ләү­нең уңай якларын гына тоябыз. Чөнки бер-береңне яра­тып, хөрмәт итеп яшәсәң, беркайчан да туйдырмыйсыңдыр  ул.  “Гел бергә эшкә  ки­­тә­сез, көне буе бергә буласыз,  бергә кайтасыз, бергә ашый­сыз”, – диючеләр дә бар. Бер коллективта гел  бер төрле уйлыйсың, бер-береңнең кая икәнен бе­­­ләсең, бу тормышта шулай ук бик мөһим әйбер. Без көндезме, төнлә уза торган чарамы –  гел бер­гә. Әзерләнгәндә иң беренче бер-беребезнең фи­керләрен тыңлыйбыз.  Мәдәният йортында план­лаштырыла  башлаган чаралар турында фи­кер­ләрне  өйдә дәвам  итәбез..

Әгәр хатының башка җирдә эшләсә, аны машина белән илтеп куясы булыр иде. Бер генә маршрут белән йөргәч, бензинга да экономия кала. Икең бергә булуның тагын бер отышлы ягы бу.  Аннары, руслар әйтмешли, “конфликт интересов” юк. Бергә эшләмәсәң,  ир дә, хатын да  үзенекен сөйләр иде. Шуннан бәхәс тә кубарга мөмкин. Икебез дә  бер юнәлештә булгач, бездә бәхәсләргә урын юк. Башкаларга да  мөмкинлек булса, шулай  бергәләп эшләргә тәкъдим итәр идек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев