Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
Район яңалыклары

Зөлхәбирә Гыйлаҗиева 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды

Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Түбән Шытсу авыл җирлеге башлыгы Булат Мәүлетов, «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкиле Илгиз Шәвәлиев тәбрикләделәр.

Югары Шытсу авылында яшәүче  Зөлхәбирә Гыйлаҗи кызы Гыйлаҗиева 90 яшьлек олы юбилее уңаеннан Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Котлау хатын кабул итеп алды. Мөхтәрәм юбилярны социаль яклау идарәсе начальнигы Лилия Гайнетдинова, Түбән Шытсу  авыл җирлеге башлыгы  Булат Мәүлетов, «Шытсу» авыл хуҗалыгы предприятиесе вәкиле Илгиз Шәвәлиев  тәбрикләделәр.

Зөлхәбирә Гыйлаҗиева Аккүл Бигәнәй авылында туган. Авыр сугыш елларына туры килгән балачагына ятимлек ачысы да өстәлә. Әтисе сугышта һәлак була. 1958 елда Югары Шытсу авылы егете Хатыйп  Гыйлаҗиев белән гаилә коралар. 1972 елда ире вафат булып,  яшьли тол кала.  Кызы һәм өч улына  әти дә, әни дә булырга туры килә, балаларына яхшы тәрбия биреп үстерә. Кайнанасы белән дус-тату гомер итеп, аның хәер-фатихасын алып соңгы юлга озата. «Беренче Май» колхозында, аннан урман хуҗалыгында төрле эшләр башкарып лаеклы ялга чыга.  Хезмәт стажы 40 ел. Тугыз оныгы, тугыз оныкчыгы бар. Хәзерге көндә улы Данис гаиләсе тәрбиясендә гомер кичерә.

         

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев