ҮЗТӘНКЫЙТЬКӘ УРЫН ТҮРДӘН
Район хуҗалыкларында хисап җыелышлары дәвам итә. Белгечләр, җитәкчеләрнең чыгышларында сүз былтыр башкарылган һәм үтәлми калган эшләр, хәл итәсе проблемалар, 2018 ел бурычлары турында бара. Җыелышларда авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Гафур Хәсәншин катнаша.
Узган жомгада “Симет” җәмгыятендә үткәрелгән сөйләшүдә беренче булып игенчелек тармагын баш агроном Шамил Зәйнетдинов анализлады. 2017 елда игенче-механизаторлар бөртеклеләрнең һәр гектарыннан – 29,4, барысы 34845 центнер ашлык җыеп алганнар. Бер гектарның уңдырышлыгы 2016 ел күрсәткече белән чагыштырганда 8,4 центнерга артык. Аерым культуралар тагын да күбрәк уңыш биргән. Гектар көченең артуы тукландыруга бәйләп аңлатылды. 2016 елда минераль ашлама 44 кило исәбеннән кертелсә, былтыр 76 килограммга җиткән. Күпьеллыклар, рапс, кукуруз культуралары белән эшләү дә яхшырган. Нәтиҗәдә бер баш шартлы терлеккә 37,6 центнер азык берәмлеге әзерләнгән (2016 елда – 25 ц.).
Җыелышлардан соң кыр эшләренә әзерлек тагын да җанлана. Шамил Зәйнетдинов та ахырда шушы темага тукталды. “Күпьеллык үләннәрне яңарту өчен орлык әзерләнде, минераль ашламалар туплау бара. Хәзерге көндә тәэсир итүче матдәләрдә бер гектар сөрүлек җиренә 43 килограмм туры килә. Язгы чәчүдә барлык гектарларга минераль ашлама кертү каралган. Катлаулысын 50 килограмм исәбеннән кертү планлаштырыла. Техника җитәрлек күләмдә, механизаторлар барысы да тәҗрибәле кешеләр”,– диде агроном...
Тулырак язманы "Саба таңнары" газетасында укый аласыз
Автор фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев