Безгә язалар рубрикасы буенча яңалыклар
-
Үз ягыма кайтсам…
Үз ягыма кайтсам, җиргә ятып, тыңлар идем үлән үскәнен. Тыңлар идем чалгы тавышларын, кичке җылы җилләр искәнен.
-
Сагынырлык булмаган балачак
Сугыштан соңгы еллар. Уфалла арбасын тартып дүрт чакрым ераклыктагы Йомгалак урманына менәбез. Чикләвек агачының корыган ботакларын сындырып, төяп алып кайтабыз. Ярый ла, лесник очрамаса. Күрсә – балта белән арба тәгәрмәченә бер генә бирә. Тәгәрмәч йөк авырлыгы белән сыгыла да төшә. Буш арбаны елый-елый сөйрәп кайтабыз. Кайвакыт тәртәне чабып өзәргә дә күп сорамый иде.
-
Изге чара берләштерде
Шушы көннәрдә Олыяз мәчетендә Килдебәк авылында яшәүче мөгаллимә, хаҗия Зәлия абыстай Галиәхмәтова белән очрашу булды. Ул моннан 10 ел элек, минем клубта эшләгән вакытта, дин сабаклары укыта башлады. Абыстайны атна саен тормыш иптәше Миннәхмәт машинасы белән йөртте.
-
Чыпчык кына димәгез
Тәрәзәм төбенә бер кош килеп кунды. Пыяла бозлы булгач, бик абайлап бетермәдем – йә чыпчык, йә песнәк инде. Ни әйтсәң дә, туып-үскән җирләреннән беркая китмичә, кышкы салкыннарны кичерүче “ватанпәрвәр” кошлар бит алар. Безнең ярдәмгә ышаналар.
-
Матур эшләребез бар
Татар халкының тормышын мәдәнияттән башка күз алдына китереп булмый, ул элек-электән җырга - моңга бай булган. Нинди генә бәйрәмнәр үтмәсен, барысы да халкыбызның борынгыдан килгән гореф-гадәтләрен, милли йолаларын чагылдырган. Безнең әби-бабаларыбыздан ук кабынган мәдәният һәм мәгърифәт учагы бүген дә барыр юлыбызны яктырта.
-
Һәрьяктан камил Камил абый
1964-1965 елның кышы. Без, ”Сельхозтехника” район берләшмәсенең ашлама чыгару отряды шоферлары, “Авангард” колхозы (Олы Шыңар) басуларына торф-тирес кертәбез. Берзаман күз ачкысыз буран башланды да, атна буена сузылды. Эш тукталды, без тозакта калдык. Көннәрнең берендә “Т-150”лесе белән Камил абый Галимҗанов килеп җитте.
-
ЧИШМӘЛӘР – ХАЛЫК БАЙЛЫГЫ
Безнең Сатыш авылында хәйран гына ерактарак өч урында чишмә бар иде. Берсе Чәбки-Саба янында, икенчесе – тагын да еракта, өченчесе – Урта Саба белән Сатыш арасында. 1950-60 елларда авыл халкы менә шушы чишмәгә (рәсемдә) йөрде. Ул вакытта су колонкалары юк иде әле.
-
КАНИКУЛ КӨННӘРЕНДӘ – МӘЧЕТТӘ
Кышкы каникул көннәрендә Саба җәмигъ мәчетендә бәйрәм чарасы үткәрелде. Чын мөселманча килешле итеп киенгән ханымнар балалары һәм оныклары белән гыйбадәт йортына килделәр. Иң элек дога укып, Милади календаре буенча килгән Яңа ел тәбрикләвен ирештердек.
-
ЫШАНЫЧЛЫ КУЛЛАРДА
“Балаларга белем һәм әхлак тәрбиясе бирү, аларны патриотик рухта тәрбияләү, сәламәт яшәү рәвеше булдыру, бала тәрбияләүдә әтиләрнең ролен арттыру”. Авылыбызның “Ак чәчәк” балалар бакчасы хезмәткәрләренең төп эш принциплары әнә шулар. Шулай ук уңышка ирешүнең тагын бер шарты булып аларның сәламәтлеген кайгырту тора.
-
ГАДЕЛЛЕК ЭЗЛӘП КИЛӘЛӘР
Прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре өчен күп реформалар авторы Петр I гә бурычлы. Нәкъ менә ул 1722 елның 12 гыйнварында генерал-прокурор вазифасын булдыра. Прокуратура законнарның үтәлеше сагында тора, җинаятьчелеккә каршы көрәштә барлык хокук саклау органнарының эшчәнлеген көйли. Максатыбыз шул ук: законлылыкны тәэмин итү, кеше хокукларын һәм иреген саклау, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең закон белән сакланган мәнфәгатьләрен яклау. 2019 елда прокуратура закон бозуларның 554 фактын ачыклады.
-
УЗГАН ГАСЫРНЫҢ ЯҢА ЕЛ ИСТӘЛЕГЕ
1979-80 еллар колхозларның ныклап аякка баса башлаган вакыты иде. Авылларда кеше дә, эше дә күп. Ул чорда Сатыш авылын берләштергән “Марс” колхозында 36 трактор, 27 комбайн, 25ләп машина, фермаларда 500 баш савым сыеры, аның өстенә бозаулар, таналар, үгезләр һәм атлар бар иде. Минем максатым колхозның байлыгын санауда түгел, Яңа ел бәйрәме үткәрү хакында булыр. Бәйрәмнәрне профком әгъзалары оештыра, алар нигездә колхозда эшләүче белгечләр була иде.
-
Расчет, Самат, синең белән
“Сельхозтехника” берләшмәсендә эшләгән вакытым. Йомыш белән терлек фермаларын механикалаштыру цехына (МЖФ) кердем. Бер төркем эшчеләр ял итеп утыралар иде. МЖФ цехын Туктар, Мәртен авылларыннан килгән егетләр тартты.
-
ШАТЛЫК КИТЕРГӘН БӘЙГЕ
“Бәхетле кыйссалар” (“Счастливые истории”) фонды ел саен 10 яшьтән алып 17 яшькәчә язучылар һәм шагыйрьләр өчен Казанда Бөтенрәсәй күләмендә “Глаголица” бәйгесен оештыра. Яңа талантлар эзләү һәм аларны киләчәктә иҗат итәргә юнәлтү һәм киңәшләр бирү бу бәйгенең төп максатыннан санала.
-
Йомгалак – милләтләр дуслыгы үрнәге
Районыбызда элек Йомгалак авылы бар иде. Хәзер юк инде. Әмма ул авыл, аның алтын куллы осталары, игелекле-мәрхәмәтле кешеләре истән чыкмый. Әйтик, Шаранов абыйның су мичкәләре, бала, “уфалла” арбалары, кыш җитсә, төрледән-төрле матур чаналар ясап халыкны куандырганын ул чор кешеләреннән кем генә онытыр икән! Шофер Михаил абый, комбайнчылар Анатолий, Валентин, умартачы Федор, Ульянов Петр дәдәйләр дә бар иде бит әле..
-
Әнием янына кайттым ...каберенә
Минем өчен иң мөһим көннәрнең берсе бүген булды. Әниемнең каберенә зыярәт кылу өчен авылга кайтырга машина эзләүдән башлыйм әле. Минем яраткан кешеләрем Ләйсән белән аның ире Ленар тәкъдимемә җавап биреп, юлга чыгарга әзер икәнлекләрен белдерделәр. Аларның да әтиләренең каберен зыярәт кылу нияте булган икән. Ләкин башка авылга. Иртәнге намаздан соң Әниләр көнендә, дүртәүләп юлга кузгалдык.