Эстрада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Тагын сөйләргә сүз булды
«Голос» та булган скандалдан соң җырчы Алсу һәм аның кечкенә кызы Микелла тирәсендәге шау-шу шактый сузылды. Әмма музыкаль шоудагы ыгы-зыгы кызның гайрәтен чигермәгән. Ул әле булса җырлый, үзен музыкадан башка күз алдына да китерә алмый икән. Апасы Сафина да музыкаль бишектә үскән бала буларак, җыр-моңга битараф түгел, әмма ул бер ук вакытта бии дә, инглиз теле белән дә шөгыльләнә. Мәскәүнең шәхси мәктәпләренең берсендә белем алучы бу кызлар турында сөйләргә тагын сүз булды.
-
"Сукыр тычкан - җырчы исемеме ул?" - Мәскәү артисты Александр Гудков татар сүзләренең мәгънәсен ачыклый
"Камеди вумен" артисты Александр Гудков "Worldskillskazan-2019" чемпионаты вакытында Казанга килгән иде. "Инде" интернет порталы Мәскәү артисты белән берничә челендж яздырган. Шуларның берсе - татар сүзләрен укып, аларның мәгънәсенә төшенү. Гудков "сукыр тычкан"ны берәр татар җырчысының исем-фамилиясе, "азатлык"ны сөтле эчемлек, ә "мәхәббәт"не туннар тегүче дип аңлата.
-
Гүзәл Уразова гастрольләргә киткәндә балаларын мәктәпкә кем йөртүен әйтте
Татарстанның халык артисты Гүзәл Уразова икенче кызын 1 сыйныфка озату хис-кичерешләре белән бүлеште.
-
Айдар Галимов ни өчен әнисенең йөзен кызарткан?
Миякә районының Олы Кәркәле авылында гомер итүе Бибинур һәм Миңлегани Галимовлар җырчы улларының төрле чагын хәтерли…
-
Зөлфәт Зиннуров радиога кайткан!
Ун ел тәнәфестән соң, Зөлфәт Зиннуров янә үзе эшләгән радиога кайткан. Бу хакта ул бүген үзенең аккаунтында хәбәр итте.
-
Айдар Галимов Бауманда урам җырчысына кушылып җырлаган
Казанның Бауман урамында, Шаляпин һәйкәле янында җырлап торучы татар егетен күпләрнең күргәне бардыр. (Аның Альберт Исмаил белән дә җырлап видеога төшкәне бар.) Айдар Галимов та әлеге талант иясенә ялгыш кына юлыккан.
-
“Тракторист, таксист, сакчы булган, диләр...” Җырчылар кем булып эшләгән?
Җырчылар җырчы булу хыялларын, чама белән әйткәндә, егерме яшьләр тирәсендә чынга ашыра. Вордскиллс чемпионаты үтү сәбәпле, без аларның "кул белән эшли торган" һөнәрләре белән кызыксындык. “Интертат” кайсы җырчының кем булып эшләгәнен белеште.
-
Эстрада җырчылары балаларын мәктәпкә озата
Быел Белем көне ял көненә туры килгәнгә, мәктәпләрдә бәйрәм линейкалары 2 сентябрьдә уза. Казанда 2 сентябрьдә мәктәпләргә 138 мең укучы килә, бу узган елгыдан 9 меңгә күбрәк. Беренче сыйныфка, инде чын укучы сыйфатында, белем йорты бусагасын тәүге мәртәбә 19 мең малай һәм кыз атлап керә. Алар арасында танылган эстрада артистлары балалары да бар. Тарихка кереп калачак мизгелләрдән фототезмә җыйдык.
-
Илсөя Бәдретдинова 30 август турында: “Гомердә онытасым юк бу көнне”
0 август, Республикасы көнендә, Пирамида концертлар залында «Болгар радиосы»ның бәйрәм концерты булып узды. Республика көне уңаеннан, Tatar Today концертта чыгыш ясаучы җырчыларның әлеге бәйрәм турында беренче тапкыр кайчан ишетүләре турында кызыксынды. Кемдер Республика көнен игълан ителгән көннән башлап белсә, кемдер Казанга килгәч кенә бу бәйрәмне үз күзләре белән күрү бәхетенә ирешкән.
-
Җырчы Иркә: «Бу барыбызга да сер булып калды»
Татарстанның атказанган артисты Иркә балачак хатирәләре белән уртаклашуын дәвам итә.
-
Зәринә Асылкаева WorldSkills Russia чарасы кысаларында клип төшерү хис-кичерешләре белән бүлеште
Татар эстрадасында танылып килүче җырчы Зәринә Асылкаева «Йөгереп кенә» җырына клип төшергән.
-
Фирдүс Тямаев татар кинематографиясен үстерүгә үз өлешен керткән
“Мир” кинотеатрында “Җиде малай” кыска метражлы фильмы күрсәтелде.
-
Булат Бәйрәмов һәм Ләйсән Гыймаева интернет-кибет ачкан: нәрсә саталар?
Шоумен, алып баручы Булат Бәйрәмов һәм популяр җырчы Ләйсән Гыймаева свитшотлар, худилар, толстовкалар сата торган интернет-кибет ачкан. Булат үзе белдергәнчә, заказларны интернет булган җир шарының һәр почмагына җибәрәләр.
-
Алла Пугачева Светлана Лободаны үзенең варисы дип игълан итте
Россия сәхнәсенең примадоннасы Алла Пугачева җырчы Светлана Лобода га үзенчәлекле хәер-фатихасын бүләк итте, шигырь рәвешендә ул аның варисы булып тора.
-
Алмаз Мирзаянов кияү мунчасында кичергән хисләре белән уртаклашты
25 августта танылган җырчы, шоумен Алмаз Мирзаянов никах укыткан дип хәбәр иткән идек. Кәләш - яшь җырчы Зөлфирә Шәйдуллина. Яшьләр туйны икенче елга калдырырга ниятли икән. Быел Зөлфирәнең әтисе вафат булган, шуңа күрә кичектерергә уйлаганнар.