Эстрада рубрикасы буенча яңалыклар
-
Илсөя Бәдретдинова: «Хәлемә керегез…»
Җырчы Илсөя Бәдретдинованың тавышы «өзелгән». Шунлыктан ул инстаграмда тамашачыларына мөрәҗәгать итте.
-
Рифат Зарипов: "17 яшем дә тулмаган иде..."
Рифат Зарипов шушы көннәрдә Төмәндәге концертында булган вакыйганы искә алды. Үзе янына кергән тамашачы ханымның тетрәндергеч язмышын шул апа исеменнән сөйләде ул. Җырчының "17 яшем дә тулмаган иде..." дип башланган бәянен зал елап тыңлый. Бу язмышны ишетеп Айдар Тимербаев һәм Илсөяр Ихсанова хәтта җыр язган. Ул "Калдырма дисәм дә, китәсең" дип атала.
-
«Татар-информ» Марат Фәйрушин концертын онлайн күрсәтә
Концерт бүген 18:30 сәгатьтә башлана.
-
Ришат Фазлыйәхмәтовның машина пыялаларын кырып төшергәннәр
Казанга килгән Ришат Фазлыйәхмәтовның машина пыялаларын кырып төшергәннәр. Көнләшүчеләрме, дошманнармы, машина эченнән ни дә булса урлап китәргә теләүче очраклы кешеләрме - билгесез. Бу хәлгә аптыраган җырчы видеомөрәҗәгать белән чыкты.
-
Гүзәл Уразова Рөстәм Нәбиевка нинди сюрприз ясаган?
Гүзәл Уразова һәм Илдар Хәкимов Рөстәм Нәбиевны кызы туу белән тәбрикләргә дип, аңа сюрприз ясарга килгәннәр. Бу вакыйганы алар видеога төшереп, Инстаграмга керттеләр.
-
Ландыш Нигъмәтҗанова «Барс-Медиа» ширкәтеннән китәргә карар кылуы турында хәбәр итте
Сәбәбен ширкәттәге бертуган абыйлар арасындагы низаг дип аңлата җырчы. «Сөяркәсе белән яшәр өчен кызының әтисенә каршы баруы. Ә бит өстәвенә әлеге сөяркә компания өчен мөһим булган карарлар чыгара,» — дип әйтә үзенең видео хәбәрендә Ландыш Нигъмәтҗанова. Ул гәйбәт сөйләмәвен һәм үзенең сүзләрен расларга әзер булуын да белдерә.
-
Лилия Муллагалиева: «Кемнәрдер кемнәрнеңдер хезмәте аркасында баеп ята»
Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваны Казанның Уникс залындагы күренешләр борчуга салган. Ул бу хакта инстаграмында хәбәр итте.
-
Зөлфәт Зиннуров карлы кышка әзерлеген күрсәтте
Танылган алып баручы Зөлфәт Зиннуров кышка ничек әзерләнгәнен күрсәтте.
-
Салават Фәтхетдиновның кыш уртасында күлдә су коенуы халыкны хушсыз калдырган
Җырчының инстаграмдагы видеосыннан аңлашылганча, Салават Зәкиевич Зәңгәр күлдә чумып коена. «Хәерле көн, барыгызга да. Мин бүгеннән башлап йөзә башлыйм. Кич театрга, Алла бирса», — дип уртаклаша ул.
-
Фирдүс Тямаев балаларын югалткан дусларына багышлап җыр язган
Фирдүс Тямаев башкаруындагы “Хуш, балам!” җырын ишеткәч, бәлки кайберәүләр, бу җырны җырларга түгел, тыңларга да куркыныч, дияр. Үзәк өзгеч, фаҗигаи бу җырны автор башкаручы балаларын гүргә салган дусларының гаиләләренә багышлап иҗат иткән. Җырның текстын Г.Садретдинова язган, көе Фирдүс Тямаевныкы.
-
Салават Миңнехановның өр-яңа клибы
Татар эстрадасының җырлы-моңлы гаиләсе Гүзәлем һәм Салават Миңнехановлардан чираттагы бүләк кайнар табадан төште. Салават Миңнеханов премьера тәкъдим итте: бүген аның ютуб каналында өр-яңа үзенчәлекле клибы дөнья күрде. Җыр "Синең хакта" дип атала.
-
Ләйсән Гыймаева һәм Булат Бәйрәмов «Ир хатын 4» программасын тәкъдим итәчәк
Концертта гаиләнең яраткан хитлары, яңа дуэтлар һәм җырлар, шулай ук юмор булачак.
-
«Аерылам ди…»: җырчы Иркә киңәш сорый
Җырчы Иркә ир белән хатын мөнәсәбәтләренә кагылышлы фәлсәфи уйларга бирелгән. тамашачыларына киңәш сорап мөрәҗәгать итә. Бу адымга аны дус кызының шалтыратуы сәбәпче булган.
-
Фирдүс Тямаев 8 сәгать буена концерт куйган
Фирдүс Тямаев Ульяновск шәһәрендә сигез сәгать буе концерт куйган. Бер көндә рәттән ике сеанс концерт тоташ барган дисәк тә була, чөнки арасында бер сәгать тә тәнәфес булмаган.
-
Гөлназ Шәрипҗанова: “Түзегез, балаларым, түз...”
Соңгы арада кайбер татар артистлары гаилә концертлары куя башлады. Ландыш Нигъмәтҗанова белән Фәрит Таишев балалары белән февральдәге концертларына әзерләнсә, Гөлназ һәм Илсур Шәрипҗановлар “Балалы солянка”да очрашырга чакыра. Гөлназ үзенең инстаграм сәхифәсенә “Музыкаль гаилә” бәйгесендә катнашкан видеоязмасын да урнаштырган. “Әти-әнине сайламыйлар шул, түзегез балаларым, түз”, - дип язган Гөлназ.