Газета рубрикасы буенча яңалыклар
-
Вакытында языл!
Хөрмәтле газета укучыларыбыз! 2022 елның икенче яртысы өчен “Саба таңнары” газетасына язылу дәвам итә. Районыбыз матбугатына барлык почта элемтәсе бүлекчәләрендә, шулай ук хат ташучыларга мөрәҗәгать итеп тә язылырга мөмкин. Абунә бәясе халыкка – 770 сум 10 тиен, оешма-предприятиеләр өчен 860 сум 82 тиен. Шулай ук "Саба таңнары"ның кәгазь вариантыннан аермалы буларак электрон газетага язылырга була. Ул Саба районында гына түгел, ә интернет челтәре аша Россиядә һәм чит илләрдә дә таралачак. Электрон газетага язылучыларга (370 сум) басманың ПДФ варианты аларның электрон почталарына җибәреләчәк. Россиянең төрле төбәкләрендә, шулай ук чит илләрдә яшәүче якташларыбыз, милләттәшләребез, яңа газетаны укып, үзләренең ата-бабалары, кан-кардәшләре, туган-тумачалары гомер иткән Саба районы, аның халкы турында яңалыкларны белеп барачак. Моннан тыш “Саба таңнары”на 480 сумга альтернатив язылу да гамәлдә. Бу очракта абунәче газетаны редакциягә үзе килеп ала. Бакча эшләре башланганчы өстебездән зур бурычны төшереп, газетага май аенда ук язылып куйыйк. Район газетасы килгән көн һәр гаилә өчен үзенә күрә бәйрәм бит ул. Белешмәләр өчен телефон: 8(84362) 2-37-58
-
Язылу башланды
Хөрмәтле укучыларыбыз! 1 сентябрьдән киләсе яртыеллыкка газета-журналларга язылу кампаниясе башлану турында хәбәр итәбез. “Саба таңнары”на 6 айга язылу бәясе оешма-предприятиеләр өчен 861 сум, халыкка 770 сум 88 тиен тәшкил итә. Өр-яңа хәбәрләр, яңалыклар, кызыклы язмышлар белән танышырга теләсәгез, газетабызга абунәне вакытында рәсмиләштерергә онытмагыз. Алга таба да якын дуслар булып калыйк! Сезне почта бүлекчәләрендә көтәләр.
-
“Саба таңнары”н кибеттә дә сатып алып була
Хөрмәтле сабалылар! Басма матбугат киң катлам укучыларга барып җитәргә тиешлеген күздә тотып, район тормышын яктыртучы бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган “Саба таңнары” газетасын ваклап сатуны оештырдык.
-
АРЗАНГА ЯЗЫЛГАН – ОТКАН
Хөрмәтле укучыларыбыз! Ун көн дәвамында, ягъни 7 июньнән 17 июньгә кадәр 2021 елның икенче яртысы өчен “САБА ТАҢНАРЫ” газетасына ташлама белән – 695 сум 16 тиенгә язылып булачак. Индексы – П9274. Кемнәр язылырга өлгермәгән әлеге мөмкинлектән файдаланып калырга чакырабыз. Шулай ук газета коллективы үткәрәчәк призлар уйнатуда катнашу өчен, “Саба таңнары”на язылганлыкка квитанцияләрне редакциягә җибәрергә дә онытмагыз. “Саба таңнары”на тугры сабалылар булып калыйк.
-
Абунә-2021
Хөрмәтле газета укучыларыбыз. 2021 елның икенче яртысына “САБА ТАҢНАРЫ” газетасына абунә дәвам итә. Бергә булыйк, бердәм булыйк! Район матбугатына 6 айга язылу бәясе: халыкка – 752 сум 52 тиен, оешмаларга – 842 сум 82 тиен.
-
Абунә-2021
Хөрмәтле райондашлар! Агымдагы елның беренче яртысы өчен “Саба таңнары”на язылу дәвам итә. Мартта язылучыларга газета апрель аеннан килә башлаячак. Өч айга язылу бәясе 376 сум 50 тиен. Бергә булыйк!
-
Мөхәррир сүзе
2020 ел үткәндә калды. Тарихка күчкән елны без газета укучыларыбыз белән бергә яздык. Район матбугатын даими укуыгыз, фикер-тәкъдимнәрегезне җиткерүегез, район тормышына битараф булмавыгыз өчен зур рәхмәт сезгә. Шунысы куанычлы, газетаны даими алдыручы укучыларыбызның күпчелеге, басмабызга тугры калып, аңа язылды. Шулай да кемнеңдер әбунәчеләребез исемлегеннән төшеп калуы борчуга сала.
-
Татмедиа газета-журналларына зур ташлама белән язылырга өлгерегез
Якыннарыгызга яхшы бүләк ясыйсыгыз киләме? 3-20 декабрьда Татарстанда газета-журналларга 13% кадәр ташлама белән языла аласыз!
-
Абунә-2021
Кадерле укучыларыбыз! 2021 елның беренче яртысы өчен 20 декабрьгә кадәр ташламалы бәядән – 695,04 сумнан язылып калырга ашыгыгыз!. Газета сез булганда гына бар, гел бергә булыйк!
-
Абунә-2021
Хөрмәтле укучыларыбыз! Көннәр кыскарып, тиз караңгы төшкәнен күреп торасыз. Димәк, газета укырга да буш вакыт бар. Шуңа күрә 2021 елның беренче яртысына “Саба таңнары” газетасына бүгеннән язылып куегыз дип әйтүебез. Шулай итсәгез, газета 6 ай дәвамында өегезгә килеп торачак. Бәясе 753 сум.
-
“Саба таңнары” сатуга чыкты
Хөрмәтле сабалылар! Басма матбугат киң катлам укучыларга барып җитәргә тиешлеген күздә тотып, район тормышын яктыртучы бердәнбер мәгълүмат чыганагы булган “Саба таңнары” газетасын ваклап сатуны оештырдык.