Иҗат рубрикасы буенча яңалыклар
-
Түр белән гүр арасында
«Идел» журналның 1993 елның 7 номерында, Кави Латыйпның «Югалган кыйбла» новеллаларының берсе.
-
Шпион
Сәгыйть Агиш, радио өчен бер хикәясен тасмага яздырып, авылларга чыгып киткән. Бер апага фатирга урнашкач, хуҗабике чәй эчергәндә моннан сораган:
-
Башкортстан язучысы Айгиз Баймөхәмәтовның танылган китабы тиздән татар телендә чыгачак
Китап татарчага Казан һәм Чаллы укытучылары үтенече буенча тәрҗемә ителгән.
-
"Казанны да тоташ бизәделәр, Телсез генә бары башкала" - Илфак Шиһаповка Ренат Галиәскаров дөнья хәлләрен җиткереп тора
Ренат Галиәскәров былтыр вафат булган Илфак Шиһаповка багышлап чираттагы шигырен язган. Бу юлы ул аңа дөнья хәлләрен сөйли.
-
Азау – соңгы бүре (ХИКӘЯ)
Татар Саласында булды бу хәл. Татар Саласы өч яклап урман белән әйләндереп алынган авыл иде. Бүреләрне кырып бетерделәр. Азау – исән калган соңгы бүре иде. Ул ялгызы каңгырып йөри. Чирү юк, ау юк. Кайчандыр урманнарны, далаларны дер селкетеп торган бөек бүреләр юк.
-
Нишләргә бу "мирас" белән?
Хатын-кыз арасында дуслык булмый дип кем акыл сата? Ирләр, яисә якын дустының хыянәткә тиң гамәлен кичерә алмаган хатын-кызлар. Һәркем үз каланчасыннан торып фикер йөртә.
-
Килен
Беренче күргәндә ул шулкадәр саф, самими, шулкадәр матур булып, үземнең яшьлегем сыман тоелган иде.
-
“Тилебизырда эшләр идем...” (УЕНЫ-ЧЫНЫ БЕРГӘ)
Сиңа эш сорап хат язасыны белгәч, Хәсип хатыны килгән әле янга. “Миңа да берәр эш табылмас микән тилеби-зырда?” – ди. Нинди эш?” – мин әйтәм. Шундагы хатыннар кебек, күлмәк-ыштанны алыш-тырып торып, туда-суда йөрисем килә”, – ди. Надан бит инде мескен, муды күрсәтүнең ни икәнен белми.
-
БЕР ЧӘШКЕ СӨТ
(бер әни тарихы)
-
Күзгә күренмәс кеше
Үзенә рәхәт чакта, гадәттә, кеше мине күрми. Исәнләшә, сөйләшә, күрешә, күземә карый, ә күрми. Мин бәлки берәр җиһаз яки аның тормышын бизәр өчен ясалган декорация сыман тоеламдыр. Әйтә алмыйм. Ләкин күрмәгәнен сизеп торам, чөнки ул минем аша узарга да, түбәнгәрәк төшсәм, таптап китәргә дә әзер.
-
КӨЗГЕ МОҢ
Данисның күптән хатыны каберенә килгәне юк иде. Вакыт җитмәүдән дә түгел. Авыр аңа монда килү, бик авыр! Сания каберенә килгән саен үз гаебенең бар авырлыгын күтәрә алмый, тәнен генә түгел, күңелен таш баса, үзен аның үлемендә битәрли...
-
УЛ БИТ… ЯМЬСЕЗ!
Быел гына сиксән яшен тутырган Мәрфуга карчык тутыгып беткән калай чәйнегенә бер касәлек кенә су салды да газ плитәсен кабызып җибәрде.
-
ХЫЯНӘТ
Әйләнгечрәк булса да, өйләренә арткы тыкрыктан кайтты Алия. Урамнан барса, берәрсе очрап хәл сораштыра башлар дип курыкты. Битләре уттай яна, йөрәге сулкылдап тибә. Йөгерер иде — аяклары никтер тыңламый.
-
Күк итек
Миңа күбрәк ападан калган киемнәрне кияргә туры килә. Һәр шимбә дәү әниемнәргә кунак барган саен күршеләре Зәкия апа мине үчекли, үрти: “Әтиең белән әниең сине яратмыйлар икән, апаңны гына яраталар. Аңа гел яңа кием алалар, сиңа апаңнан калган калдык-постык кына кигезәләр”, - дип, ачуымны соңгы чиккә китереп җиткерде. Кунакта ничек түзсәм түздем, өйгә кайтуга, Шәрәфулла бабай зур итеп олтан салып биргән итегемне мич астына - бәрәннәр янына ук аттым.
-
Очрашу
Алар Кукмара поездында очраштылар. Көтмәгәндә һәм бик сәер булды бу очрашу. Кайсыдыр тукталышта вагонга, шаулап, бер төркем милиция кешесе килеп керде. Берничәсе автомат тоткан. Йөзләре җитди. Һәр кешене берәмтекләп, җентекләп карап баралар. Алар чыгып китүгә, вагон эчендә: «Берәү төрмәдән качкан, шуны эзлиләр», – дигән сүз таралды. Сәлимәнең урыны тәрәзә янында иде. Ул утыргычның урта турынарак, янәшәсендә оеп утырган татар апасына табарак күчте. Әйтерсең теге качкын бәндә менә хәзер тәрәзәдән килеп керәчәк...