Интервью рубрикасы буенча яңалыклар
-
“Кеше көненә 5000 адым йөрергә тиеш”
Хәзер шәһәр урамнарында да, авылларда да ике таяк белән йөрүчеләр еш очрый. Аяклары авырту яки, гомумән, авыру сәбәпле таякка калган кешеләр турында сүз бармый. Киресенчә, авырмаска тырышучы, аяклар-таяклар белән шифа эзләп, саулык өстәп йөрүчеләрне күздә тотуыбыз. Аларның кайсысында гадәти агач таяклар, кайберләрендә чаңгы яки скандинав йөреше таяклары. Күңелле хәл: димәк, кеше телевизор каршыннан, диваннан кубарылып чыгарга үзендә көч тапкан, тормышына файдалы яңалык кертә, сәламәтлеге турында кайгырта дигән сүз. Болай йөрүне “скандинавча йөреш” дип атыйлар. Нинди спорт төре соң бу, аның файдасы нидә, зыяны бармы, гадәти агач таяклар белән дә скандинавча йөреп буламы? Казан дәүләт медицина академиясенең неврология һәм мануаль терапия кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты, скандинав йөреше буенча халыкара белгеч-инструктор Лидия Кадыйрова белән шулар хакында сөйләшеп алдык.
-
“400 МЕҢ СУМЛЫК ГАРМУНЫМ БАР”
Гармунчы Динар БӘДРЕТДИНОВ “Сәйдәш” мәдәният үзәгендә эшли. Кулына гармунны нәни чагында ала.
-
Данис Фәхретдинов: Шигыремдә минем уйларым”
Уй-фикерләрен шигырь юлына салучы яшь шагыйрь Данис Фәхретдинов белән мини-әңгәмә.
-
Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин: "Китап укучылар азайган икән, көрсенергә кирәкми, ул кәгазьдән электрон форматка күчте"
“Туган авылым” мәчете имам-хатыйбы Нурулла хәзрәт Зиннәтуллин белән әңгәмә.
-
Психолог Ләлә Баһрамшина: «Тормыш корыр алдыннан үзеңне алдамый гына берничә сорауга җавап бирергә кирәк»
Көчле булу да ярамый, кирәгеннән артык көчсез булып яшәү дә мөмкин түгел. Тик шулай да нәфис зат дип аталучы, һәрчак әлеге исеме җисеменә туры килеп үк бетмәгән, кайчак тупасланып, ир-атны өркеткән йөкне дә үз өстенә алырга әзер булган хатын-кыз бәхетле булу өчен нинди сыйфатларга ия булырга тиеш соң?
-
Раил Садриев: «Без үзебез белән бары тугыз граммлы җан дигән флешкага сыйган кичерешләрне генә алып китә алабыз»
Йөз еллык Буа дәүләт драма театры үзгәреш чорына аяк басты. Театрның бүгенгесе һәм киләчәге турында җитәкчесе Раил САДРИЕВ белән сөйләштек.