Календарь рубрикасы буенча яңалыклар
-
Искечә Яңа ел белән!
Хөрмәтле райондашлар! Чыршы чибәркәй тирәсендә балаларыбыз яисә оныкларыбыз чыр-чуына куанып, Яңа ел каникуллары да узып китте. Инде соңгы өч көндә эшкә кайту процессына ияләшеп, бүген Яңа елны иске календарь буенча да каршылыйбыз. Чыршылар әле балкый, урамнарда Кыш бабайлар, Кар кызлары да үз урынында. Бүгенге искечә Яңа ел көне – 13 гыйнварны бәйрәм буларак кына түгел, чынлап торып Яңа ел башлау дип кабул итәбез. Искечә Яңа ел уздымы, кыш бетте дигән фикер дә яши халыкта. Бу инде күңелнең язга ашкынуы турында сөйли. Иске Яңа ел киче котлы булсын, райондашлар!
-
Бүген Россия матбугаты көне
13 гыйнварда безнең илдә Россия матбугаты көне билгеләп үтелә. Нәкъ менә шушы көнне Россиядә Пётр патша указы белән “Ведомости” гәзитенең 1нче саны чыга. Гәзитнең беренче саны «Ведомости о военных и иных делах, достойных знания и памяти, случившихся в Московском Государстве и во иных окрестных странах» дигән исем белән чыга. Гәзит Мәскәүдә һәм Санкт-Петербургта басыла. Шул ук вакытта аның даими исеме булмый, төрлечә — «Ведомости», «Российские ведомости», «Ведомости Московские» дип атала.
-
Хөрмәтле прокуратура хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне һөнәри бәйрәмегез көне белән ихлас котлыйбыз. Кануннар үтәлешен тәэмин итеп, гаделлек сагында уяу торуыгыз, катлаулы, четерекле мәсьәләләрне төгәл хәл итүегез, гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен эзлекле яклавыгыз зур хөрмәткә лаек. Бердәм, эшлекле, компетентлы коллективыгыз киләчәктә дә районыбыз тормышында законлылыкны тәэмин итүдә нәтиҗәле эшчәнлек алып барыр дип ышанабыз. Бәйрәмегез уңаеннан җаваплы эшегездә зур уңышлар, бурычларыгызны закон нигезендә гаделлек белән башкаруыгызны, шәхси тормышыгызда уңышлар, нык сәламәтлек, ветераннарга озын гомер телибез.
-
Бүген, 30 декабрь, СССР барлыкка килгән көн
1922 елның 29 декабрендә СССР төзелү турындагы Шартнамәгә кул куела, ә 1922 елның 30 декабрендә Советларның I Бөтенсоюз съезды аны хуплый. РСФСР һәм аннан элегрәк аерылып чыккан Украина ССР( УССР), Белоруссия ССР (БССР) һәм Кавказ арты Социалистик Федератив Совет Республикасы (РСФСР) Совет Социалистик Республикалары (СССР) берлегенә берләшә. Һәр республика формаль рәвештә суверен дәүләт булып саналган.
-
Хөрмәтле энергетика тармагы хезмәткәрләре һәм ветераннары!
Сезне 22 декабрьдә билгеләп үтелә торган һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз. Энергетиклар хезмәте һәр йортка яктылык һәм җылылык алып килә, учреждениеләр, предприятиеләрнең өзлексез эшләвен тәэмин итә. Бу хезмәт югары һөнәри осталык, зур җаваплылык сорый. Шунысы куанычлы, районда нәкъ шундый белгечләр эшли, яңа технологияләрне үзләштерә.
-
Хөрмәтле ЗАГС бүлеге хезмәткәрләре!
Сезне чын күңелдән һөнәри бәйрәмегез белән котлыйбыз. Сез башка бер учреждениегә дә йөкләнмәгән уникаль эш башкарасыз. Җәмгыятьнең иң кечкенә күзәнәге булган гаиләләр барлыкка килүнең башлангычында торасыз, кыен чакта аларны саклап калырга ярдәм итәсез, гражданлык халәте актларын теркисез, кешеләрнең шатлыгын да, кайгысын да иң беренчеләрдән уртаклашасыз.
-
Россия Конституциясе көне белән!
Хөрмәтле райондашлар! Сезне төп дәүләт бәйрәмнәренең берсе - Россия Конституциясе көне белән ихлас котлыйбыз! Без илебезнең 1993 елда кабул ителгән Төп Законын дәүләтнең стратегик үсеш курсын билгеләүче документ буларак кабул итәбез. Дәүләтнең Төп Законы тарихи борылыш чорында кабул ителгән һәм россиялеләрнең гражданнар иминлеге һәм тигезлегенә омтылуын чагылдыра.
-
9 декабрь - Ватан Геройлары көне
2007 елдан алып, 9 декабрь - барыбыз өчен дә мөһим истәлекле дата, Ватанны саклап изге яуда каһарманлык, батырлык күрсәткән сугышчыларны искә алу көне булып әверелде. Ватан Геройлары - Советлар Союзы Геройлары, Россия Федерациясе Геройлары, Социалистик Хезмәт Геройлары исемнәренә лаек булган кешеләр. Бу көндә без илебез азатлыгы, үсеше өчен сугышчан һәм хезмәт батырлыгы күрсәткән райондашларыбызны искә алабыз.
-
Хөрмәтле юристлар. Сезне һөнәри бәйрәмегез белән чын күңелдән котлыйбыз
Юрист булу - олы дәрәҗә һәм зур җаваплылык. Эшчәнлегегезнең төп максаты – кабул итүгә әзерләнгән норматив хокук актларының гамәлдәге законнарга туры килгәнлегенә ирешү, дөреслек, хаклык булдыру. Кешеләр хокуклары бозылса, иң элек сезгә мәрәҗәгать итә. Гаделсезлек очракларын дөрес итеп закон нигезендә хәл итү хокукы сезгә бирелгән. Сезнең югары һөнәри осталыгыгыз, актив гражданлык позициягез, мактауга лаеклы абруегыз алга таба да тотрыклылык һәм хокук тәртибен ныгыту нигезе булыр дип ышанабыз. Барыгызга да нык сәламәтлек, иминлек, һөнәри җиңүләр һәм уңышлар телибез!
-
Әниләр көне белән!
Хөрмәтле әниләр! Ноябрь аеның соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелүче Әниләр көне – календарьдагы иң якты, иң җылы бәйрәмнәрнең берсе. Чөнки әни һәркайсыбыз өчен иң кадерле, иң якын кеше, әнидән дә олы зат, ана йөрәгеннән дә мәрхәмәтле йөрәк юк. Шулай ук әни булу иң җаваплы вазифалардан санала. Ничә генә яшьтә булсак та, без һәрвакыт әниләребезнең яратуына, җылы карашына, кайгыртучанлыгына мохтаҗбыз.
-
18нче ноябрь – Кыш бабайның туган көне
Кыш бабайның туган көнен һава торышы суытуына карап ачыклаганнар. Нәкъ менә 18 ноябрь көнне Бөек Устюгта, Кыш бабайның өендә, зәмһәрир салкыннар башлана. Ә менә бабабызның яше турында бәхәсләр һаман бара. Төгәл яшен әйтеп бирмәсәләр дә, белгечләр ышандыруынча Кыш бабай бик карт инде – аңа 2000 яшьтән артык икән!
-
Район икътисадчыларына
Хөрмәтле икътисадчылар, план бүлекләре хезмәткәрләре! Сезне һөнәри бәйрәмегез – икътисадчылар көне белән чын күңелдән котлыйбыз. Бу һөнәр киң кырлы һәм халык хуҗалыгының барлык тармакларына кагыла. Икътисадчылар хуҗалыкларда, предприятиеләрдә һәм хакимият органнарында көтелгән хезмәт күрсәткечләрен фаразлыйлар һәм эшчәнлекне алдан планлаштыралар.
-
Хөрмәтле полиция хезмәткәрләре һәм эчке эшләр бүлеге ветераннары!
Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан ихлас котлаулар кабул итегез. Сез үзегезне авыр, игелекле хезмәткә багышладыгыз. Хезмәтегез – район халкының иминлеге һәм тынычлыгы гаранты. Ныклык, сабырлык, җаваплылык күрсәтеп, сез законлылык һәм тәртип сагында торасыз. Профессионализм, эшкә намуслы карашыгыз җинаятьчелекне кисәтүгә юнәлдерелгән катлаулы бурычларны уңышлы хәл итәргә мөмкинлек бирә.
-
Хөрмәтле райондашлар! Барыгызны да Халыклар бердәмлеге көне белән ихлас котлыйбыз
Бу көн – Россиядә яшәүче 190нан артык милләт вәкилләренең уртак бәйрәме. Телләребез төрле булса да, теләкләр бер – үзара дустанә мөнәсәбәттә булып, диннәребезне, гореф-гадәтләребезне хөрмәт итеп, тату яшәү. Милләтләр һәм диннәр арасындагы тынычлык һәм татулык барлык казанышларның ныклы нигезе булып тора.
-
Сак хезмәте көне белән
Хөрмәтле район ведомстводан тыш сак хезмәте бүлеге коллективы! Һөнәри бәйрәмегез белән ихлас котлыйбыз. Сезнең уяу хезмәт – район халкының иминлеге ул. Үзегезгә тапшырылган объектларны саклауда һәм милеккә каршы эшләнә торган һәртөрле җинаятьләрне булдырмый калуда, шул ук вакытта үзегез хезмәт күрсәткән участокларда җәмәгать тәртибен тәэмин итүдә зур эш башкарасыз.