Хәвеф-хәтәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
13 яшьлек кыз белән никахлашкан өчен элеккеге имамны 4 елга колониягә хөкем иткәннәр
Суд Рәсүл Салиховны «Уналты яше тулмаган зат белән җенси мөнәсәбәттә булу һәм сексуаль характердагы башка гамәлләр кылу» маддәсе буенча гаепле дип тапкан.
-
Татарстанда коронавирустан тагын ике үлем расланган
Республикада коронавирус корбаннарының гомуми саны 31гә җиткән.
-
Татарстанда өч машина катнашындагы һәлакәттә бер кеше зыян күргән
«Дэу» җиңел машинасы пассажирын хастаханәгә озатканнар.
-
Буа районында водолазлар югалган балаларның берсенең мәетен сулыкта тапкан
Балаларны эзләү эше хәтта төнлә дә туктатылмаган.
-
Мопедка юл бирмәгән
13 июльдә Шәмәрдәнннең Фрунзе-Яшьләр урамнары чатында юл-транспорт вакыйгасы булды. Опель-Astra машинасы белән идарә итүче 1995 елгы хатын-кыз чатта сулга борылыр алдыннан каршысына килүче һәм чатны турыга узып үтәргә җыенган мопедны уздырып җибәрми. Нәтиҗәдә мопедта барган 1996 елгы ир-егет егылып, балтыр сөягенең ачык сынуыннан гыйбарәт булган авыр җәрәхәт ала. Арча хастаханәсенә озатыла. Ул 2020 елның 30 мартында транспорт белән идарә итү таныклыгыннан 24 айга мәхрүм ителгән була.
-
Татарстанның элеккеге экология министры заказлы үтерүдә шикләнеп кулга алынган
Башлангыч мәгълүматларга караганда, Әгъләм Садретдинов 180 мең сумга «Квартала» оешкан җинаятьчел төркеме әгъзаларына үз юлына «аркылы төшкән» кешене үтерергә заказ биргән.
-
Курсабаш юлында транспорт һәлакәте булды
Агымдагы елның 13 июлендә иртәнге 9 сәгать 40 минутта Казан-Шәмәрдән-Курсабаш юлының 3,9 километрында юл-транспорт һәлакәте теркәлде. Киров өлкәсенең Оричевский районнынан килгән 1992 елгы хатын-кыз “Опель” автомобилендә Курсабашка таба барганда “Лада-Калина” машинасын узып китмәкче була.
-
Мамадыш районында камуфляж форма кигән өч кеше элеккеге имамны урлап киткән
Имамны урлауда шикләнелүчеләр, шулай ук һөҗүмне оештырган ике кеше тоткарланган.
-
Көн саен янгынга китте
Бу көннәрдә районда янгыннар ешайды. Узган җомгада Югары Шытсу авылында көндезге сәгать 11ләр тирәсендә шәхси хуҗалыкларның берсендә янгын чыгып, тавык-чебиләр тотылган сарай янды. Хәзер ут чыгуның сәбәпләре ачыклана.
-
Июль башыннан алып Татарстан сулыкларында 24 кеше батып үлгән, шуларның икесе - бала
Узган шимбә-якшәмбе көннәрендә генә дә суда ун кешенең (шуларның берсе – бала) гомере өзелгән.
-
Казанда спецназ сугышчылары битлеге астында кеше талап йөргән җинаятьчеләр тотылган
Әлеге уңайдан «Янау» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган.
-
Татарстанда коронавирустан 28 яшьлек пациент вафат булды
Биектау районында яшәүче ир-атның хәле җитди хроник авырулар аркасында начарланган.
-
Казанда ике автомобильне бәрдергән чит ил машинасы шоферы качып киткән
Бүген иртәнге сәгать биштә Казанның Салмачы бистәсендә юл-транспорт һәлакәте булган.
-
Татарстанда йорты белән бергә ир-ат янып үлгән
Янгын Балык Бистәсе районы Корноухово авылында чыккан.
-
Кощак тавындагы юл һәлакәтендә өч кешенең гомере өзелде
Бүген Казан -Шәмәрдән улының 20 чакрымында (Питрәч районы Кощак авылы янәшәсендә) чама белән 11 сәгать 30 минутта коточкыч юл һәлакәте булды.