Хәвеф-хәтәр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Шәмәрдән кешесе Иштуганда яшәүче хатын-кызны буып үтерү белән янаган
Полиция хәбәр итә
-
Теләчедә резин покрышкалар складында янгын чыккан
Бүген 17.35 сәгатьтә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Татарстанның Теләче районында резин покрышкалар складында янгын чыгуы турында хәбәр килгән. Бу хакта «Татар-информ»га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсендә хәбәр иттеләр.
-
Бөтендөнья татар конгрессы Курган өлкәсендәге янгында зыян күрүчеләргә ярдәм җыя
Курган өлкәсендә көчле янгын чыгу сәбәпле Шадринск округындагы (районындагы) татарлар яшәгән Йолдыз (Ичкен) авылы янып бетүе турында шомлы хәбәр алынды.
-
Татарстанның Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яшенле яңгыр куркынычы турында кисәтә
Синоптиклар фаразлавынча, 26 апрельдә 9.00 сәгатьтән 21.00 сәгатькә кадәр Татарстанда һава шартларының кискен начарлануы көтелә. Көчле җил секундына 23 метрга кадәр җитүе ихтимал, яшенле яңгыр, боз яварга мөмкин.
-
Мамадыш районының Ямаш авылында мәчет янган
Мамадыш районының Ямаш авылында мәчеттә янгын чыккан. Бу хакта «Татар-информ «га Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
-
Мамадыш районында көчле янгыннар
Татарстанның Мамадыш районының ике бистәсендә коры үләнгә капкан ут торак йортларга да күчте
-
Татарстанда ике балалы гаилә сөрем газы белән агуланган
Татарстанның Болгар шәһәрендә ике балалы гаилә сөрем газы белән агуланган. Бу хакта Татарстан прокурорының өлкән ярдәмчесе Руслан Галиев хәбәр итә. Бүген иртәнге сәгать 6да Крайняя урамында шәхси йортта дүрт кеше зыян күрүе турында хәбәр ителгән.
-
Төркиядә коткару эшләре туктатыла
Төркиядә эзләү-коткару төркемнәре дүшәмбе кичендә үз эшләрен туктата башлаган, чөнки исән кешеләрне табу өметләре беткән диярлек.
-
Питрәч районында фаҗига: янгында гаилә һәлак булган
11 февраль иртәсендә Питрәч районының Яңа Шигали авылы янында «Заречье-2» бакчачылык ширкәтендәге шәхси йортларның берсендә янгын чыккан.
-
Татарстанда юл-транспорт һәлакәте: ир-ат һәм яшь кыз һәлак булган
Фаҗига бүген иртән булган.
-
Татарстанда фурага бәрелгән автомобильнең йөртүчесе һәлак булган (+ФОТО)
Кичә кичке сәгать 11 тирәсендә Татарстанның Чистай районы Казан-Оренбург юлында, Каргалы авылы янында, юл-транспорт һәлакәте булган. «Татар-информ»га шаһитлар сөйләгәнчә, Huyndai һәм Самара өлкәсеннән килгән Skania фурасы юл бүлешә алмаган.
-
Чаллы - Әлмәт юлында фаҗига
Юлларда сак булыйк!
-
Казанда балалар бакчасындагы уен мәйданчыгында йорт җир астына төшеп киткән
Казанның «Салават күпере» микрорайонындагы 45-нче номерлы балалар бакчасы территориясендә уен мәйданчыгындагы йорт җир астына төшеп киткән. Аның урынында хәзер чокыр хасыйл булган.
-
Сигезенче сыйныф укучысы электрон сигарет тартканнан соң җан биргән
Үсмерләр тарта башлауга, берсе кинәт кенә аңын җуеп егылган. Мәскәү янындагы Электрогорск шәһәрендә сигезенче сыйныфта укучы бер үсмер электрон сигарет тартканнан соң җан тәслим кылган. Социаль челтәрләрдә хәбәр ителгәнчә, егетләр, әти-әниләреннән яшереп кенә, күл янына тартырга барган.
-
Объездная урамында юл транспорт һәлакәте
Юл-транспорт һәлакәте бүген иртән объездная урамында булган.