Кызык-мызык рубрикасы буенча яңалыклар
-
Рөстәм Миңнеханов 1 апрельдә «Чак-чак» Норрисны Татарстанның спорт министры итеп билгеләде
Бүген Россиядә Халыкара Көлке көне билгеләп үтелә.
-
1 АПРЕЛЬ: РӘХӘТЛӘНЕП АЛДАЛА!
Ул көн елга бер генә килә! Шуңа күрә мөмкинлекне һич кенә дә кулдан ычкындырырга ярамый! 1 апрельне әйтәм! Рәхәтләнеп алдалап һәм алданып була торган көн бит бу! Бүген без сезгә төрле кешеләрнең алдану тарихларын һәә-әә-әәм кызыклы итеп алдалау ысулларын тәкъдим итәбез!
-
Чиркәүгә йөриме, авыл яки шәһәр — кем булыр иде — Instagram йолдызы, тракторчы Василий сөйли
«Беренче видеоларны мин кертмәдем» – ди күпләребезгә интернет аша таныш булган тракторист, блогер Василий. Хәер, бүген аның турында ишетеп, белмәүчеләр бик аздыр. Заманасы, эше авыр, дип, уфтанмыйча, үз максатларына әкрен генә ирешә-ирешә хезмәт куя ул.
-
Кайчан нәрсә утыртырга?
Яз җитәргә аз вакыт калып бара. Бигрәк тә бакчачылар түземсезлек белән көтә торгандыр. Игътибарыгызга орлык чәчү өчен уңышлы һәм уңышсыз булган көннәр календарен тәкъдим итәбез.
-
“Шул татардан чыга инде, тфү, әстәгефирулла!” [видео]
“Сагындым, шулкадәр күрәсем килә” дип елаучы, Мәскәүдә яшәп ятучы 46 яшьлек мишәр егете Рафис Атаказов Инстаграмында Гашыйклар көненә кагылышлы кызык видеолар урнаштырган.
-
МУЗЫКАСЫЗ БЕР АТНА
Музыка кеше тормышының алыштыргысыз элементы. Безнең тормышыбызның фоны, саундтрегы дияргә дә була аны. Көннәрдән бер көнне минем башыма уй килде: ә тынлыкны тыңлап яшәп карасаң ничек була икән? Музыкасыз 7 тәүлек, 168 сәгать, 1440 секунд! Мөмкин түгел, диярсең. Мин тырышып карарга булдым…
-
ИРТӘН ТОРУНЫ ҖИҢЕЛӘЙТӘ ТОРГАН 15 ЯХШЫ ГАДӘТ!
“Хәзер-хәзер, 5 минут кына күзләремне йомып ятып торам да, тора-аа-аам…”. Таныш сүзләр, әйеме? Ә аннан ут капкандай сикереп торулар, нәрсә туры килсә, шуны капкалап, нәрсә туры килсә, шуны киеп чыгып чабулар да танышмы? Һәр иртә саен үз-үзеңне: “Кайчан будильник шалтырауга торырга өйрәнәм мин?!” – дип битәрләсәң, бу язма нәкъ синең өчен!
-
Каз эчеп үлгән
Бер елны күрше әби урамда каз бәбкәләре сатучыдан ун бәбкә алды. Ләкин, кая ул, ана каз якын да китермәде аларны.
-
Галимнәр озак йоклауның кеше сәламәтлеге өчен куркыныч булуын ачыклаган
Төшке ашка кадәр йокларга яратучыларга уйланырга сәбәп бар, чөнки озак йоклау кешенең гомерен күпкә кыскартырга мөмкин, дип яза academic.oup.com.
-
2019 елны каршылаганда табынны ир-атларга әзерләргә кирәк!
31 декабрьгә кадәр күп калмады. Яңа 2019 елны ничек һәм нәрсәләр әзерләп каршылау хакында уйларга вакыт.
-
Шырпы бир әле?
Йокыдан торышка өйдә ут юк бүген. Әллә нәрсә дә түгел кебек инде ‒ килеп тешли алмас төсле!
-
“Наябер, кәмпитер, ыстакан”: “Юлдаш” газетасы нинди телдә яза?
1992 елның 2 апреленнән бирле чыгучы “Юлдаш” газетасы укучыларны әнә шулай үз телендә язып шаккаттыра. Газетада басылган язмаларны уку өчен хәзер махсус сүзлек булдырырга кирәк.
-
Биюче полицейскийлар Интернет йолдызларына әверелә [видео]
Әлеге ролик 12 ноябрьдә Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми «Твиттер»ында пәйда булды.
-
Галимнәр... көлдерә. Юләррәк ачышлар да кайвакыт файдалы була
Әле күптән түгел генә Америкада иң көлкеле фәнни тикшеренүләр авторларын бүләкләгәннәр – аларга Шнобель премиясен тапшырганнар. Моннан 30 ел чамасы элегрәк АКШның “Annals of Improbable Research” (“Анналы невероятных исследований”) юмористик журналы редакциясе гамәлгә куйган Игнобель премиясен Россиядә нишләптер әнә шулай дип йөртәләр.
-
Гомер буе сакласаң да, бозылмый торган 10 ризык
Кайбер продуктлар күп еллар, хәтта йөз еллар буе сакласаң да бозылмый.