Шигъри дулкын рубрикасы буенча яңалыклар
-
Буранда
Тәнне үтәли тишә җил, Һөҗүмдә буран явы. Өй кыегына сөялеп Үсеп килә кар тавы.
-
Ясадым Кыш бабай
Кай арада җиткән бу кыш, Килгән котып ягыннан. Бөтен дөнья ап-ак булган, Җир ак юрган ябынган. Шатланам һәм куанам, Чөнки кышны яратам. Бүген үк чыгам тышка, Кар бабай тәгәрәтәм. Тырыша торгач Кыш бабай Ясадым бит, булдырдым. Күз урынына күмер куйдым, Кишер иттем борынын. Башына чиләк киерттем, Сыртына капчык элдем. Матурлыгына...
-
Кыш әкияте
Кар ява урамда буранлап, Җиргә ак бәхетләр коела. Табигать бәхеттән яралган Ак диңгез эчендә коена.
-
Кыш бабай
Син, Кыш бабай, һәр ел саен Матурлана барасың. Сөендереп яшисең син Бөтен дөнья баласын.
-
Кил хәерең белән
Килде безгә Елан елы Хәер-догасы белән. Шатлык, муллык, куанычлар Һәм үз йоласы белән.
-
ӘНИЕМӘ ТЕЛӘГЕМ
Матур бәйрәм көнендә Әниемне котлыймын. Зур бәхетләр сәламәтлек Изге теләк телим мин.
-
БЕРЕНЧЕ КАР
Эленеп-эленеп уйный Тәүге карлар, Төшәләр дә, эреп бетәләр. Тик шулай да түбә кыегына: "Кыш җитә" дип язып үтәләр.
-
КЫШ КИЛӘ
Мамыктай ап-ак кар Әйләнә һавада. Һәм ята ул җиргә Тын гына ява да.
-
СӨЕКЛЕМ
Әнием! Иң сөекле кешем, Юк синнән кадерле беркемем.
-
МИН БӘХЕТЛЕ
Мин бәхетле, мәктәптән кайтуыма Әнием торса көлеп. Шатлыгымны уртаклашса "Кайттыңмы, балам", -диеп.
-
ӘНИЕМӘ
Әнием, син минем кадерлем, Йөрәгемнең иң-иң түрендә. Үзем күптән әни, тик шулай да Сабыең мин синең бүген дә.
-
КӨЗЛӘР КИЛГӘЧ
Көзләр килгәч яфраклар саргая, Кошлар киткәч, күңел моңая.
-
КАРШЫЛЫКЛЫ КЕШЕ
Каршылыклы кеше шул мин - Уйлыйм берсен, эшлим башкасын. Гөнаһым да бардыр, яман күздән, Яман сүздән Ходай сакласын.
-
ГӨРЕҖДӘЛЕ ЯҢГЫР
Әкияти урман каршы алды - Гөмбәчеләр бүген икебез. Дөнья мәшәкатен читкә куеп, Парлап гөмбә эзләп йөрибез.
-
КӨЗ
Җәйне артта калдырып, Табигатькә көз килде, Матур буяуга чумып, Мең төрле төскә керде.