Спорт яңалыклары рубрикасы буенча яңалыклар
-
Һәвәскәр спортчылар арасында чаңгы ярышларында Саба районы командасы 3 нче урынны яулады
23 гыйнвар көнне Яр Чаллы шәһәрендә һәвәскәр спортчылар арасында чаңгы ярышлары буенча Татарстан Республикасы шәхси-команда беренчелеге булып узды. Ярышларда Саба районы спортчылары да катнашты һәм 3 нче урынны яулады.
-
Рушан Миңнегулов чираттагы җиңүләрен яулады
Норвегиядә кышкы спорт төрләре буенча дөнья чемпионаты узды. Чаңгы ярышында райондашыбыз Рушан Миңнегулов озын дистанциядә һәм спринт төрендә көмеш медальләр яулады. Райондашыбызны котлыйбыз һәм яңа җиңүләр телибез!
-
Рәис Миңнеханов - җиңүче!
22-24 гыйнварда Биектау районының Усад авылында машина ярышлары узды. Ярышларда Саба муниципаль районы башлыгы Миңнеханов Рәис Нургали улы катнашты. "Боз ярышлары-1600" дисциплинасында Рәис Нургалиевич 3 нче урынны яулады, ә "Ирекле боз ярышлары" дисциплинасында җиңүче булды.
-
Камилә Вәлиева фигуралы шуу буенча Европа чемпионы булды
Кыска һәм ирекле программа нәтиҗәләре буенча Россия фигуралы шуучысы 259,06 балл җыйды.
-
«Манзара-2022» спорт-музыкаль премиясенең абсолют батыры билгеле
Җиңүче 100 мең күләмендәге приз һәм махсус билбауга лаек булды.
-
Ярыммарафонда катнашттылар
Кукмарада Яшел Үзән, Балтач, Түбән Кама районнарыннан, Нократ Аланыннан килгән 57 кеше катнашында үткәрелгән “Ярыммарафон-2022” чаңгы ярышларында районыбыз спортчылары уңышлы чыгыш ясады. Хатын-кызлар арасында 15 километрлы дистанциядә үз яшь категорияләрендә Сабадан Фәридә Рәхимова, Алия Мөбарәкова – I, Равия Фәсхетдинова 3 нче урыннарны алдылар. Ир-егетләр 22 километрда узышты. Шәмәрдәннән Олугбек Ваисов үз яшь төркемендә җиңү яулады. Сабадан Әмин Миңнегулов, Шәмәрдәннән Альберт Миннебаев 3 нче призлы нәтиҗә күрсәттеләр.
-
«Ак Барс» хоккей командасының уеннары эпидемиологик шартларга бәйле күчерелә
Күчерелгән матчларның көннәре әлегә билгесез.
-
«Ак Барс» хоккейчылары Санкт-Петербург командасын 3:1 исәбенә җиңде
«Ак Барс»ның җәрәхәттән соң тернәкләнгән һөҗүмчесе гол кертте.
-
«Ак Барс» Екатеринбургта, биш алка кертеп, «Автомобилист» командасын җиңде
«Ак Барс»ның яңа сакчысы КХЛда беренче алкасын кертте.
-
«Ак Барс» һөҗүмчесе хет-трик ясады һәм командасына җиңү китерде
Казан хоккейчылары бу сезонда беренче тапкыр «Металлург»ны җиңде.
-
«Ак Барс» хоккейчылары Казахстаннан килгән «Барыс» командасын җиңде
«Ак Барс» — «Барыс» матчы исәбе — 5:3.
-
Бочче – физик мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр спорты
Арчада инвалидлар арасында алар өчен махсус булдырылган бочче төреннән республика турниры үтте. Анда терәк-хәрәкәт аппараты җәрәхәтләнгән спортчылар катнашты. Райондашлар уңышлы чыгыш ясады. Сабадан Фаил Мөхәммәтдинов – 1 нче, Илназ Сәлахиев, Рөстәм Мулләхмәтов, Олы Ныртыдан Илмир Әхмәтов, Югары Утардан Эдуард Михайлов үз төркемнәрендә 2 нче урыннарны яулап, Грамота һәм медальгә лаек булдылар.
-
«Ак Барс» — «Трактор» хоккей матчында, дүрт алкага өстен чыгып, «Ак Барс» җиңде
«Ак Барс»ка каршы өч Казан хоккей мәктәбе шәкерте уйнады.
-
Саба районы җыелма командасы "Сәламәтлек" XVIII авыл Спартакиадасы кысаларында 2 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булды
Саба районы җыелма командасы Татарстан Республикасының "Сәламәтлек" XVIII авыл Спартакиадасы кысаларында авыл командалары арасында 2 тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы булды.
-
Сабалылар волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионатында II урынны яуладылар
9-12 нче декабрь көннәрендә Буа шәһәрендә В. Г. Мәхмудов истәлегенә багышланган районнарының ирләр һәм хатын-кызлар командалары арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы чемпионаты узды. Ярыш нәтиҗәләре буенча безнең ир-атлар һәм хатын-кызлар командалары мактаулы 2 нче урыннарны яуладылар. Спортчыларыбызны котлыйбыз һәм киләчәктә дә уңышлар һәм яңа җиңүләр телибез!