Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

Урманнарга бай Саба

Саба урман хуҗалыгы тармагы район икътисадында мөһим урын алып тора. 60294 гектар мәйданны биләгән Саба урман хуҗалыгы Татарстанның 8 район биләмәсендә урнашкан. Урманнарның гомум мәйданының 46,6 проценты Саба районына туры килә. Барлыкка килү вакытында гомум мәйдан 53868 гектар мәйданны били, шуның 95,3 процентын урманнар тәшкил итә. 1933-1934 елларда бистәне үстерү, йортлар төзү эше тулы куәтенә башлана.

Урман хуҗалыгының беренче директоры Әхмәтов фамилияле кеше була. 1935 елда Закир Мусин җитәкчелек итә. 1940 елда моңа кадәр булган дүрт урманчылыктан өчәү генә кала, Симет урманчылыгы Шәмәрдән урманчылыгы составына кертелә. Бөек Ватан сугышы башлангач, урман хуҗалыгының бөтен хезмәткәрләре агач әзерләүгә җәлеп ителәләр. 1942 елдан халык куллану товарларын җитештерү арта. Чаңгы цехы 12 сәгатьлек эш көненә күчә.1943 елда фронтка 70 килограмм кипкән кура җиләге озаталар. 1943 елда җитәкче итеп Фатыйма Вәлиева бил­геләнә. 1950 еллар башында урман әзерләү, үсентеләр утырту, халык куллану товарлары җитештерү буенча зур күрсәткечләргә ирешелә. 271,8 мең сумлык продукция җитештерелә, 84,34 мең сумлык керем алына. 1962 елдан 1990 елга кадәр Саба урман хуҗалыгын Нургали Миңнеханов җитәкләп, урман хуҗалыгын үстерүгә төп өлешне кертә. 1963 елда урманнарны сирәкләп кисү тәҗрибәсе иң беренчеләрдән булып Саба лесхозында кулланылып, әлеге ысул озакламый үзенең уңай нәтиҗәләрен дә күрсәтә. Нургали Миңнеханов эш­ләгән чорда республикада урман чималы базасы ныгытыла, урман ресурсларыннан файдалануның нәтиҗәлелеген арттыру буенча зур эш башкарылып, социаль үсеш мәсьәләләре уңышлы хәл ителә, торак, мәдәни-көнкүреш объектлары төзелә, урман бистәләре төзекләндерелә. Унберенче бишьеллык елларында Леспромхоз коллективы барлык төр дәүләт планнарын арттырып үти, планнан тыш 550 мең сумлык товар сатыла. 1990 елдан Саба урман хуҗалыгы җитәкчесе итеп Рәис Миңнеханов билгеләнә. Леспромхоз коллективының урман ресурсларыннан нә­тиҗәле файдалануы, агачларны һәм калдыкларны тирәнтен эшкәртүе һәм икътисадый, социаль, экологик яктан зур казанышларга ирешүләре уңаеннан РСФСР ның урман министрлыгы Саба урман хуҗалыгында алдынгы тәҗрибә мәктәбе оештыра.

1999 елдан Саба урман ху­­­җалыгын Васыйл Гыйз­зәтуллин җитәкли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев