Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
#Саба90

ЮБИЛЕЕҢ БЕЛӘН, САБА - ЙОРТ!

Хөрмәтле сабалылар, якташлар, кайткан кунаклар! 2020 ел зур юбилейлар елы булды. Бөек Ватан сугышында Җиңүгә – 75, Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә – 100 ел тулуны билгеләп үттек. Инде вакыт безне V-VI гасырлар элек иҗат ителгән “Идегәй” дас­танына кергән бай та­рихлы Саба районы оеш­тырылуга 90 ел тулу юби­леена якынлаштырды.

Бу ис­тәлекле вакыйганы да үзе­безнең якның данлы та­рихы һәм бүгенгесе өчен горурланып каршылыйбыз. Яшәгән, кендек каны тамган, гомер иткән җире үткәненә битараф булмаган һәркемгә бик якын да һәм кадерле дә. Кешелек тарихында 90 ел бер мизгел генә булса, районыбыз өчен ул – зур сынаулар, үсеш-казанышлар, социаль бурычларны хәл итү, максатларга ирешү чоры. Ил­не индустриальләштерү, кол­лективлаштыру, Бөек Ва­тан сугышы елларында ки­леп туган кыенлыкларны са­балылар ил белән бергә кичерде, үзләрен фидакарь хез­мәттә күрсәтте һәм күр­сәтә, бөек шагыйрь язганча, сугышта юлбарыстан көчле була, тынычта аттан артык эшли. Бүген Саба районы Та­тарстанның динамик үсүче төбәгенең берсе. Үзенчәлекле, күп гасырлык тарихы, кабат­ланмас гореф-гадәтләре һәм­ искиткеч кешеләре бул­г­ан бистә. Без барыбыз бер­гә­ләп балаларыбыз һәм онык­ларыбыз монда бә­хет­ле яшәсеннәр өчен тиешле шартлар булдырырга сәләт­ле. Алар монда укый, эш­ли, гаилә кора һәм үз хыялларын тормышка ашы­ра ала. Районыбызның авыл хуҗалыгы, сәнәгать по­тен­циалы елдан-ел арта, икъ­тисад, төзелеш, мәдәният, мәгариф өлкәсендә динамик үсә. Сабада һәм башка то­рак пунктларда ял итү һәм спорт белән шөгыльләнү өчен яңа иҗтимагый киң­лек­ләр барлыкка килә, ин­весторлар җәлеп итүгә зур игътибар бирелә, җитештерү объектлары, яңа мәктәпләр һәм балалар бакчалары, спорт корылмалары төзелә, юллар ремонтлана, ишегаллары төзекләндерелә, яшәү мохите уңайлырак була бара. Туган ягыбызны үстерүгә биниһая зур өлеш кертеп, сабалылар район тарихын үзләре язалар, аны яңадан-яңа күркәм сә­хи­фәләр белән баеталар. Урам­нардагы чисталык, тө­зеклек, зәвык белән би­зәлеш – болар барысы да бистәбездәге, башка торак пунктлардагы һәркемнең ты­рыш хезмәт нәтиҗәсе. Без киләчәккә зур ышаныч, өмет белән карыйбыз, безне хыял­ларыбыз, тормыш шат­лы­гы һәм ышанычыбыз белән бәй­ләп торучы та­рихыбызны оныт­мыйбыз. Саба районының 90 ел­лык юбилее буыннар ара­сындагы элемтәне тагын да ныгытсын, балаларыбыз һәм оныкларыбыз тыйнак һәм саф күңелле кешеләр – үткән чорларның данлыклы хезмәт батырлары үрнәгендә тәрбияләнсен.

Хөрмәтле райондашлар, са­балылар! Сезне районыбыз оешуына 90 ел тулу көне бе­лән чын күңелдән котлап, һәр­кайсыгызга эшегездә уңыш­лар, нык сәламәтлек, тор­мыш итү куанычы, бәхет һәм мул­лык, хыял-өметләрегезнең чын­га ашуын телим. Без –Сабадан, без – сабалылар дип горурланып яшик.

Саба муниципаль районы башлыгы Рәис Миңнеханов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев