Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

«MunRash» дизайнер киемнәре тегү цехы хуҗасы Гү­зәл Һилалетдинова теккән киемнәрне хәтта Канадада да кияләр

Гүзәл теккән ки­ем­нәрне Фирдүс Тяма­ев, Мөнир Рахмаев, Дилә Нигъ­мәтуллина, Марат Яруллин һәм башка бик күп танылган шәхесләр яра­­тып өлгереп, гардероб­ла­рын баетканнар.

Кечкенәдән тегүче-дизайнер булырга теләп, әнисенең мода журналларын актарган кызның балачак хыяллары чынга аша, бүген Гүзәл Һилалетдинова – «MunRash»  хатын-кызлар һәм ир-атлар  өчен дизайнер  киемнәре тегү цехы хуҗасы.

Казан технология һәм дизайн көл­лиятен тәмамлаганнан соң Килдебәк авылы кызы Гү­зәл Һилалетдинова үз өендә ос­та­ханә булдырып, балалар кием­нәре тегүдән башлый. «Уку бик авыр булды. Көллияткә кер­гәндә без 27 кыз идек. Күп кызлар 1 курстан ук ташлап киттеләр. Чөнки укытучыларга да, студентларга да таләпләр бик зурдан иде. Без бик аз калдык. Мин көллиятне бик яхшы билгеләренә генә тәмамладым. Сабага кайтып, үземнең тегү цехы ачасым, туган районыма хезмәт итәсем, аны тагын да күтәрәсем килде», – дип сөйли ул. Әмма үз эшеңне башлаганда кулда  диплом булу гына җитми, башлангыч капитал да кирәк. Гүзәлгә хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге ярдәмгә килә, махсус программа аша бирелгән акчага тегү машинасы, оверлок, тукымалар сатып ала.

2019 елда шәхси эшмәкәр булып теркәлеп, үзе­нең эшчәнлеген башлый. Кызга беренче адымнарында авыл­дашы – ТР Дәүләт Советы депутаты Марат Галиев зур булышлык күрсәтә. Иң элек Марат Ибраһим улы тегүчегә махсус спорт киеменә заказ бирә, бөтен осталык эшкә җигелеп тегелгән кием депутатның инстаграмына куелып, күпләрнең игътибарын яулый.

Озакламый аңа Канададан заказ ки­лә. Шулай ук Мәскәү, Уфа, Ка­зан калаларында Гүзәлнең кү­ңел җылысын салып теккән ки­емнәрне сорап мөрәҗәгать итә­­ләр. Әмма эшне тагын да җә­ел­дерү зарурлыгы үзен ныг­рак сиздерә башлый: чөн­ки өйгә һәркем килә алмый. «Илнур Котдусовның эш­мә­кәрлектә үз эшен булдыручыларга күрсәткән зур булышлыгы белән мин 2020 елда 500 мең сум кредит алып, «Дом быта» бинасында бүлмә арендалап, цех ачуга ирештем. Шулай ук махсус җайланмалар, тегү машиналары алып, кыскасы, бөтен кирәкле әйберләрне булдырдым. Бу уңай­лылыклар белән миңа тагын да зур җаваплылык – кредитны вакытында түли алу бурычы да өстәлде», – дип сөйли Гүзәл Һи­лалетдинова.

Тырыш кыз җиң сызганып эшкә керешә, төрле күр­гәз­­мә­ләрдә катнашу да эш­чән­лекне җәелдерүдә зур этәргеч бу­ла. Оешма-пред­прия­тие­ләр­­дән махсус эш ки­ем­нәре тек­терергә күпләп заказлар алы­на. Тегү цехының исе­ме­нә килгәндә, Гү­зәл аны иң якын кешеләре хөрмәтенә, әнисе Мөнирә һәм әти­се Рә­шит исемнәренең бе­­­ренче иҗекләрен алып, «MunRash» дип атый. «Эшемне иң якын кешеләрем исемнәре бе­­лән бәй­лисем килде. Шулай ук уку йортына мин бик бурычлы­мын. Ул мине тегүче булудан да бигрәк, җаваплылыкка, тор­­­мыштагы авырлыклар ал­дын­­да бирешмәскә, сыгы­лып төш­мәскә өйрәтте. Тормыш­та төрле кыен минутлар, төшен­ке­­леккә бирелгән мизгелләр дә була. Әгәр шул авырлыкка би­решмичә түзә алсаң, алда ба­рыбер чыгу юлы табыла. Һәр­вакыт караңгылыктан соң яктылык күренәчәк», – дип сөй­ли Гүзәл. Әлбәттә, нык ихтыярлы кыз боларның барысына да үз мисалында инанган. Көчле характеры аңа бөтен киртәләрне җиңеп чыгып, тормышта үз юлын булдырырга ярдәм итә.

Бүген тегү цехында кием­нәргә барлык ремонт эшләре башкарыла, клиент соравы буенча кием-салым һәм Гү­зәлнең шәхси дизайнер ки­емнәре тегелә. Инде аның үзен­чәлекле стильдәге ки­ем­нәрен эстраданың таныл­ган ар­тистлары Фирдүс Тяма­ев, Мөнир Рахмаев, Дилә Нигъ­мәтуллина, Марат Яруллин, та­мада Рәдиф Әхмәдиев, рус эст­радасы йолдызы Нюшаның ире Игорь Сивов һәм башка бик күп танылган шәхесләр яра­­тып өлгереп, гардероб­ла­рын баетканнар. «Бер спорт киемен эш башлаганда көн­озын тексәм, хәзер замоксыз булганда 1,5-2 сәгатьтә тө­гәллим. Спорт киеменнән баш­ласам, әкренләп ассорти­мент артканнан арта. Тукыма­ларны Төркиядән кайтартам. Киләчәктә Италия, Фран­циядән алып кайту турында­ да уйлыйм. Һәрвакыт сатып алу­чы­ларның фикерләрен исәпкә алып эшлим», – ди ул. Гүзәл Һи­лалетдинова әйтүенчә, октябрь аеннан тегәргә өйрәнергә те­ләүчеләр өчен махсус курслар башланачак. Биредә бу эш­нең бөтен нечкәлекләре аң­латылып, киемнең өлгесен сы­зарга, кисәргә, тегәргә өйрә­нәчәкләр.

Гүзәл теккән киемнәр дизайн осталыгы, фасоны, тегелеше бе­лән үзенчәлекле. «MunRash» хатын-кызлар һәм ир-атлар өчен дизайнер киемнәре тегү це­хында  булып, биредәге күз явын алырлык киемнәрне күр­гәннән соң, озакламый мо­да дөньясында якташыбыз Гү­зәл Һилалетдинова исеме дә өс­тәлер дигән  ышаныч туа. Гү­зәл­­нең моның өчен осталыгы да, тырышлыгы да, үҗәтлеге дә җи­тәрлек.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев