Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Олыязга килә яз

Бүгенге сәхифәбез “Әхмәтов Р.Г” крестьян-фермер хуҗалыгына багышлана.

Табигать уянган, күңелләрдә хисләр ташыган язгы көннәрдә әлеге хуҗалык биләмәләрен иңләп кайттык. Елга кырыйларында, калку урыннарда җирләр ачыла, кем әйтмешли, сабанда сайрашыр чаклар якынлаша!Бүген авыл ничек яши, язны нинди әзерлекләр белән каршылый? Олыяз якларына безне әнә шул сораулар алып килде.

Райнур Әхмәтов, хуҗалык җитәкчесе:

- Авыл кешесе язны шатланып та, бераз гына дулкынланып та каршы ала. Беренче карашка, сөенмәслек тә түгел, җир уянганын, табигать яшәргәнен күзәтәсең, озын кышларны исән-имин чыктык дип куанасың. Күңел җырлый, ә авыл халкы өчен зур эшләр башлана. Тиздән басулар техника гөрелтесенә күмеләчәк, кыр эшләренә керешеп китәчәкбез. Безнең хуҗалыкның барлыгы 1120 гектар сөрү җирләре бар. Узган ел басулардан 9414 центнер ашлык җыйнап алынды, гектар чыгышы 16,5 центнер тәшкил итте. Киләсе ел уңышы өчен инде көз айларыннан ук әзерлек бара. Авыл хуҗалыгы тагылма машиналар ремонты белән ныклап торып кышкы айларда шөгыльләндек. Бу көннәрдә барлык төр техника әзерлек сызыгына китерелде. Хуҗалыкта төп акча кереме сөт һәм ит җитештерүдән. Хуҗалыкта 953 баш эре мөгезле терлек исәпләнә,узган ел 21952 центнер сөт, 1438 центнер ит җитештерүгә ирешелде. Мөмкинлекләребезгә карап, малларның баш саннарын киметмичә, узган елгы күрсәткечләрне саклап кала алдык, дөрес, арттыруга да ирешә алмадык. Моңа бәйле төрле факторлар бар, беренче чиратта җитәрлек күләмдә сыйфатлы терлек азыгы әзерли алмау, бөртекле культураларның уңыш чыгышы түбән булуы. Инде 2022 ел җәе ничек килсә дә, беренче чиратта, безнең төп бурыч – эшче көчләрне саклап калу һәм хезмәт хакларын вакытында биреп бару. Төп 54 эшче-хезмәткәребез бар, язгы-кыр эшләре вакытында алар саны 70кә җитә. Хәзер дә күрше Арча районыннан килеп эшләүчеләр бар. Яшьләр хуҗалыкта калырга бик атлыгып тормыйлар. Хезмәткәрләребезнең күпчелеге пенсия алды яшендәгеләр. Шулай да авыл хуҗалыгы белгечләрен үзебезгә төрле яклап җәлеп итәргә тырышабыз, ел саен коллективыбыз берәр яшь хезмәткәр исәбенә тулыланып тора. Хезмәт шартлары елдан ел яхшыра, авыл хуҗалыгы тармагы да әкренләп цифрлы технологияләргә күчеп бара. Яшь гаиләләргә, белгечләргә республика бюджеты хисабыннан торак төзү һәм сатып алу өчен дәүләт ярдәмнәре күрсәтелә. Шушы программалар гамәлгә кергәннән соң, хуҗалыгыбызда хезмәт куйган 30дан артык кеше яңа тораклы булды. Узган ел арендалы торак программасы буенча 3 йорт салынды, тагын 3есенең документлары комиссиягә әзерләп тапшырылды.

Кыскасы, авыл эшли, авыл төзи, авыл җитештерә. Хуҗалыкның төп байлыгы аның хезмәт сөючән кешеләре. Алдагы көннәрдә шушы фидакарьләр көченә таянып, ил табынын баетуда армый-талмый хезмәт итәргә язсын.

 

“Авылым сөте”н көтеп алалар

Моннан 10 ел элек хуҗалыкта “Авылым сөте” исеме астында җитештерелә башлаган сөт продуктлары районыбызда гына түгел, бөтен республикада танылу алды. Бүгенге көндә биредә 7 төрле продукция – сөт, эремчек, кефир, каймак, ряженка, корт, сыер мае чыгарыла. Продукциянең 80 проценты районыбызның бюджет оешмаларына – балалар бакчаларына, мәктәпләргә таратыла, Саба, Шәмәрдәннең эре сәүдә үзәкләренә сатуга куела. Цехта көн саен 1,5 тонна сөт эшкәртелә. Әзер продукцияне Райнур Сәфәров белән Руслан Гайнуллин транспорт чаралары белән һәр иртәдә кирәкле урыннарга илтеп тапшыралар.

 

“Җитезлек тә, уяулык та кирәк”

Бу көннәрдә хуҗалыкның товарлыклы сөтчелек фермасында һәр сыердан уртача 23 литр сөт савып алына. 140 баш сыйдырышлы торакта сыер савучылар Гөлира Җамалова һәм Эльмира Гайсина белән көндезге савымда очраштык.
 
 
“Бу торакта өч сыер савучы хезмәт куябыз, ике көн эшлибез дә, бер көн ял итәбез, иртәгә мине Нурзия апа Нурмиева алыштыра,- ди Гөлира. Сыерлар бәйдә түгел, үз ирекләрендә йөриләр, һәркайсының колагына махсус чип беркетелгән. Анда бозау чагыннан ук терлек турында кирәкле мәгълүмат тупланып барыла, сыерның күпме сөт биргәне, шулай ук нинди прививкалар алганы һәм башка ветеринария чаралары үткәрелүе дә теркәлә. “Әйтик, мал итләтә каядыр читкә озатылса да, чип аша безнең Олыяз сыеры икәнен белергә була”,–дип аңлаталар терлекчеләр. “Үз эшебездән канәгать без, -дип дәвам итә 15 ел хезмәт стажы булган Гөлира. Группамда 70 баш мал бар, иртәнге сәгать 4тә эш башлана, башта таналарны савабыз, аннары бозаулаган сыерлар янына күчәбез, бозау караучы килгәнче угызын әзерләп куябыз. Сөт күрсәткечләре төрлечә була инде, аз сөтле дә, көнгә 35-40 литр сөт бирүче сыерлар да бар. “Минем сыер сава башлагыныма ике генә ел әле, аңарчы бозаулар карадым, – дип кушыла әңгәмәгә Эльмира. – Безнең эштә җитезлек тә, уяулык та кирәк. Буаз сыерларны гел күз уңында тотабыз, вакытлары җиткәч бокска алып чыгып бозаулатабыз, аннары икенче торакка күчереп 3-4 көн тотабыз да, кире үзебезгә алып чыгабыз. Һәр эшнең үз авырлыгы бардыр инде. Иртәнге йокыңны калдырып монда килгәч бер эшкә кереп китүе авыррак. Әмма беребез дә зарланмый. Ай саен вакытында хезмәт хакы алгач, эшлисе килеп тора”,–ди ул.
 

Елның 365 көнендә эштә

Басуларда әле кар ята, ә игенче-механизаторлар инде быелгы чәчүгә хәстәрлек белән яши. Иген игүдә утыз елдан артык эш тәҗрибәсе булган Әсхәт Нурмиев та тиздән басуга чыгарга әзерләнә. Җитәкчесе Райнур Әхмәтов әйтүенчә, Әсхәт абый – хуҗалыкта төп җигелеп эшләүчеләрнең берсе. Кыш айларында миксер-азык ваклагыч белән терлекләргә азык кертә, язгы-кыр эшләре башлануга, техникасында басуларны иңли.
 
“Шушы авылда туып үстем, армиягә киткәнче СПТУда шоферлыкка укыдым, аннан кайткач “Беларусь”ка утырдым. Ул вакытта Олыяз Киров исемендәге колхозга керә иде әле. 1991 елда мөстәкыйль хуҗалык булып аерылып чыктык. Шул еллардан бирле отпуск- ялларсыз дигәндәй, эшләп йөргән көнебез,– дип, тыйнак кына искә ала хезмәт куя башлаган елларын тәҗрибәле механизатор. “Бер тапкыр да ял иткәнегез юк мени?”– дип кызыксынабыз. “Ялны җәй көне, хуҗалыкта эш кайнаганда алып булмый бит инде. Ни йөрәгең белән ял итеп ятарга кирәк. Авыл кешесе шул эш дип, булсынга дип яши, акчасы да гел кирәк, каралты-кураны яңартып торасы, тегесен-монысын төзәтәсе була. Кирәк чагында, әйтик, берәр җиргә барып кайтасы булса, хәлгә керәләр, алмашчы көчләр ярдәмгә килә, бернинди проблема юк”,– ди Әсхәт абый. Гаиләсендә дә ул үрнәк әти, хезмәт юлын терлекчелеккә багышлаган җәмәгате Нурия ханым белән 3 бала тәрбияләп үстергәнәр. Үз тырышлыклары белән матур йорт җиткереп чыкканнар. Ике кызлары гаилә корып аерым яшиләр, төпчек уллары Казанда махсус уку йортында белем ала, заводта токарь булып та эшли икән. “Укып бетергәч авылга кайтачакмы соң?” дип тә сорадык. “Казанда үз-үзен, яраткан шөгылен таба икән, кайт дип мәҗбүр итеп булмый инде, шулай да күңел белән өмет итәбез инде, иң мөһиме, кайда булсалар да, кеше булып калсыннар, туган җирләрен онытмасыннар”,–ди ул.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев