Саба таңнары

Сабинский район

18+
2024 - Гаилә елы
“Сабам өчен хезмәт итәм” проекты

Уртак тырышлык куанычлы нәтиҗәләргә китерә

Сәхифәбез «Саба» җәмгыятенең «Мичән» бүлекчәсенә багышлана.

Авыл хуҗалыгы һава шартларына

Айзат Шәйхуллин, бүлекчә җитәкчесе:

«Саба» җәмгыятенең «Мичән» бүлекчәсе райондагы иң эре хуҗалыкларның берсе: ул биш авылны - Яңа Мичән, Иске Мичән, Керәнне, Кызыл Мишә, Тимершык бригадаларын берләштереп, һәрбер тармак авыл хуҗалыгыннан мул продукция алу максаты белән яши. Авыл хуҗалыгы һава шартларына нык бәйләнгән. Узган 2021 елда явым-төшем аз булу сәбәпле, нинди генә технологияләр кулланып эшләсәк тә, игенчелек тармагы мул уңыш белән куандыра алмады. 3000 гектар мәйданны биләгән бөртекле культуралардан 36645 центнер уңыш җыеп алынып, 1гектардан уңыш чыгышы 13 центнер гына тәшкил итте. «Мичән» бүлекчәсе бәрәңге культурасы буенча районда иң зур мәйданнарны били, биредә «икенче икмәк» 150 гектарда игелә. Узган хисап елында бәрәңгедән 9740 центнер уңыш җыйнап алынды. (2020 елгы күрсәткеч - 29790центнер). Мичән ягында 50 гектарда ясалма сугарылган участокта бәрәңге уңышы югары булды. Кыс­касы, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре алдында шактый зур кыенлыклар торса да, терлекчелектәге үсеш хисабына, тулай продукция алуны арттыруга ирештек. Терлекчеләребезнең уртак тырышлыгы белән 5213 центнер ит җитештерелде. Бу узган ел күрсәткеченә карата 115 процент дигән сүз. Терлекчелектән барлыгы 260 миллион 559 мең керем алынды. «Мичән» бүлекчәсендә барлыгы 3084 баш мөгезле эре терлек исәпләнә, шуларның 1000е- савым сыерлары. 2021 елда барлыгы 80615 центнер сөт җитештерелде, бу бер сыерга 8062 килограмм туры килә. Яңа Мичән сөтчелек комплексы сөт җитештерүдә 44 процентка, Кызыл Мишә сөтчелек фермасы 34.3, Тимершык сөтчелек фермасы 53,6 процент табышка эшләде. Кызыл Мишә робот фермасының искерүе һәм шуның нәтиҗәсендә малларның икенче савым системасына күчерелүе уңайсызлыклар тудырса да, сөт җитештерүне киметүгә юл куймадык. Хәзерге көндә роботлар торагы 260 башка исәпләнгән савым залына үзгәртелеп, әзер булган бер бүлеменә маллар урнаштырылды. Икенче өлеше дә тиздән сафка бастырылачак. Иске Мичән авылындагы машина-трактор паркына реконструкция ясалып, утын белән җылытыла торган яңа бина булдырылды. Бу бер яктан механизаторларга уңайлылыклар тудырса, икенчедән, мичне җылыту өчен иске агач объектлардан файдалану өчен дә отышлы. Шулай ук төзелеш эшләре дәвам итә. Яңа Мичән фермасына 2 айдан 7 айга кадәрле бозаулар өчен 16х40 метр үлчәмдәге торак төзелде. Скважинадан килгән суның сыйфаты начар булуы су җылыткыч аппаратларны тиз сафтан чыгару сәбәпле, ферманы чишмә суы белән тәэмин итүгә җайлаштыру эшләре дәвам итә. Кыскасы, башкарылган эшләр белән беррәттән, хәл итәсе мәсьәләләр дә күп әле. Иң мөһиме, авыл хуҗалыгы өчен һава шартлары уңай килеп, тырыш, уңган хезмәтчәннәребез белән һәр тармакта җитештерүне арттыруга ирешербез дип ышанам.

Тимергә җан өрүче

Алдынгылар турында сүз чыгуга, хуҗалык җитәкчесе Айзат Шәйхуллин, Мөхәммәт абый Гарифуллин исемен атады. Ул хуҗалыкның алыштыргысыз эретеп ябыштыручысы икән. Үзе янына эш урынына килгәндә хезмәттәше Солтан Хәйруллин белән зәңгәрсу-кызгылт утлар чәчрәтеп трактор чүмече янында кайнашалар иде.

"Сенаж төйи торган погрузчик чүмеченең бетон плитәдә йөреп табаны беткән. Шуны яңартып, сафка бастырып маташабыз", – дип эш барышы белән таныштырды. Берничә минутка шаулы аппаратын туктатып, аралашып та алдык.

«1978 елда Түбән Камада эретеп ябыштыручылар курсын тәмамлаганнан бирле кулдан сварка аппаратының төшкәне юк инде. Башта "Тукай" колхозында, туган авылым Керәннедә эшләдем. Аннан "Мичән" филиалына килдем. 55 яшьтә лаеклы ялга чыксам да, яраткан эштән 8 ел аерыла алган юк әле. Мин моны булдырдым дип, һәрбер эшләгән эшемә куанып йөрим", – ди Мөхәммәт абый.

Инде 30 елдан артык тимергә җан кертә ул. Нинди генә заманча технологияләр керсә дә, эретеп ябыштыручы эшенә ихтыяҗ кимеми, киресенчә, ул иң кирәкле хезмәт булып кала. Ел дәвамына ремонт эшләреннән бушаганы юк. Техника ватылса, ремонтлау, запас частьләр эшләү аңа йөкләтелгән. Эш тоткарланмасын өчен вакыт белән дә исәпләшми.

Хуҗалыкта Мөхәммәт абыйның кул җылысы тимәгән тимер калмагандыр да.

"Сварщик булу өчен аз гына булса да сәләт кирәк. Эш барышын тоярга, эриме, ябышамы, детальләрнең урыннарын алыштырганда дөрес китереп бетерүне алдан ук чамалап эшләргә тиешсең. Бу эшне күп ир-ат белә, әмма ныклап тотынырга теләк кенә кирәк", – ди ул.

Тормыш иптәше Кадрия ханым белән ике кыз, бер ул тәрбияләп үстергәннәр. Инде дүрт оныкка сөенеп яшәгән көннәре. Хезмәтендә дә, гаиләсендә дә хөрмәтле Мөхәммәт абыйга (фотода уңда) әле озак еллар яраткан эшеннән тәм табып яшәргә язсын!

 

Мал җанлы Рафаэль

Авыл хуҗалыгы Рафаэль Ганиев кебек хезмәтенә тугры, тырыш кешеләргә таяна да инде. Рафаэль мәктәпне тәмамлаганнан бирле Кызыл Мишә сөтчелек фермасында эшли.

Башта сыерлар савып матур күрсәткечләргә ирешә, инде бозаулату торагына күчкәненә дә 20 ел булган. Тырыш егетнең һәр сүзеннән хезмәтенә ни дәрәҗәдә җаваплы караганы, эшенә бирелгәнлеге ачык күренә.

"Бозаулау чорына килеп җиткән сыерларны карыйм: ашарларына бирәм, асларын җыештырам. Иң җаваплысы: малкайларны исән-сау бозаулату. Бу эшнең үз тәртипләре бар. Бозаулагач та сыерга су эчертеп, бозавының кендеген кисеп, инфекция китмәсен өчен йод белән эшкәртергә кирәк. Бер сәгать эчендә угыз сөтләрен зонт ярдәмендә эчертеп, бозауларны аерым читлеккә ябып куябыз. Бозаулар дүрт сәгать кипшеренергә тиеш. Аннан алар икенче торакка күчерелә. Мал үзе бозаулый алмаганда махсус җайланма белән ярдәм дә итәбез", – ди Рафаэль.

Кайбер катлаулы очракларда ветврачны чакыртырга туры килә. Маллар белән төрле аяныч хәлләр очравын да яшерми. Үтә җаваплы эш башкарса да, зарлануны белми, хезмәтеннән канәгать ул. «Эшлибез, тырышабыз, үзеңә ышанып тапшырылган эшне тиешенчә башкарырга кирәк», – ди булдыклы егет.

 

"Туган авылдан китәсем килмәде"

Кызыл Мишә сөтчелек фермасында «МТЗ-82 тракторына тагылган «ДеЛаваль» азык тараткычы белән малларга азык кертүче Рәдиф Гатиятуллин да 19 яшеннән «корыч ат» иярли.

«Армиядән кайтуга, 1993 елда колхозга эшкә килдем, авылны ташлап китәсем килмәде. Тракторда эшли башлаганыма 30 ел булды, малларга азык кертә башлаганыма 4 кенә ел әле», – ди ул. Хуҗалыкның уңай күрсәткечләрендә аның да өлеше зур. Иртәнге 5 тә яраткан эшенә килеп, 700 баш малны азык белән тәэмин итә ул. Авыл хуҗалыгында ял да, бәйрәм дә юк. Көндәлек эше билгеле, хезмәтен белеп, тиешенчә башкара. «Һәр торакка күпме азык кертәсе тракторда урнашкан компьютер аша күренеп тора. Малның төренә карап аерым норма булдырылган. Бер ел элек кертелгән бу система эшне җайлаштырды, бушатканда да, төягәндә дә барысы да экранда күренә», – ди Рәдиф Гатиятуллин.

Тырыш, күндәм механизаторның җитәкчеләр, хезмәттәшләре алдында абруе зур. Гаиләсендә дә бәхетле әти – тормыш иптәше Гөлназ белән өч бала тәрбияләп үстерәләр. Инде өлкәннәре югары белем алып яраткан хезмәтләрен башкаралар, төпчекләре 7 сыйныфта укый. Авыл хуҗалыгының ныклыгы, тотрыклылыгы Рәдиф Гатиятуллин кебек тырыш, фидакарьләр кулында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев